Тукай районы халкы махсус операция өчен 12 нче автомобиль тапшырган
Хәбәрләр

Тукай районы халкы махсус операция өчен 12 нче автомобиль тапшырган

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы автомобильне депутат һәм махсус операция активисты Валерий Тигрга тапшырдылар.

«Волга» ГАЗ-3102 аңа алгы сызыкка озату өчен бүләк ителгән 12 нче машина булды.

Автомобильне Денис Полев һәм аның әнисе Фәнзилә Полева тапшырган. Машинаны алгы сызыкта медицина хезмәтендә яралыларны эвакуацияләү өчен кулланырга планлаштыралар.

Фәнзилә Полева Яр Чаллыда волонтер буларак та көрәшчеләргә булыша. Автомобильне хезмәт урынына Валерий Тигр хәрби хәрәкәтләр ветераны Дмитрий белән бергә китерергә планлаштыра.

«Денис Григорьевичка һәм Фәнзилә Әнвәр кызына ышанычлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт», — дип билгеләп үтте Валерий Тигр.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев