Авыл уңганнарына дан!
Хәбәрләр

Авыл уңганнарына дан!

Авыл хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме,

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар: 

— Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре —кырларда, фермаларда һәм авылдагы башка урыннарда эшләүчеләр, бу тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары! Район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Басу-кырлардан мул уңыш җыеп алынгач, көзнең матур бер көнендә, без көнне-төнгә ялгап эшләгән игенчеләргә, терлекчелек фермаларында хезмәт куючыларга, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хезмәтегез бик кирәкле һәм әһәмиятле. Сез — районыбызның таянычы, илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәсез. Илебез халкы авыл хуҗалыгыннан яшәү көче ала. Районыбыз өчен дә авыл хезмәтчәннәре иң ышынычлы терәк, аларның авыр һәм фидакарь хезмәте зур җиңүгә тиң. Авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ көннән-көн арта. Сезнең кебек үз эшенә фидакарьләрчә бирелгән кешеләр белән без үз алдыбызга куйган бурычларны, һичшиксез, үтәрбез дип ышанам. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең барысына да ныклы сәламәтлек, уңышларының мул булуын, техниканың ватылмавын, уңай һава торышы сөендерүен, тормышта яхшы үзгәрешләр һәм киләчәк көнгә ышаныч булуын телим. Сезнең җиңел булмаган хезмәтегез яңадан-яңа казанышлар китерсен!


Нет комментариев