Багай мәдәният йортында «Тылсымлы балчык» дигән чүлмәк ясау остаханәсе эшли башлаячак
Хәбәрләр

Багай мәдәният йортында «Тылсымлы балчык» дигән чүлмәк ясау остаханәсе эшли башлаячак

Татьяна Чиклеева Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең халык һөнәрләрен үстерүгә юнәлдерелгән грантын отты.

Татьяна Чиклеева инде сигез ел Багай мәдәният йорты мөдире булып эшли. Шушы вакыт эчендә ул авылның мәдәни тормышын җанландырып кына калмыйча, балалар һәм өлкәннәрне халык һөнәрләре белән таныштыра, кул эшләренә өйрәтә. Татьяна "Тылсымлы балчык" дип исемләнгән чүлмәк ясау остаханәсе ачарга җыена. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен ул Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән 250 мең сум күләмендә грант отты. 

Татьяна Багай мәдәният йортында "Илһам остаханәсе" дип исемләнгән клуб берләшмәсен оештырды. Биредә балалар плас­тилиннан уенчыклар, макраме ысулы белән, саламнан һәм тукымадан курчаклар ясый. Бу шөгыль  балаларга сәләтләрен ачарга, яңа алымнарны үзләштерергә һәм халык иҗаты дөньясына якынаерга мөмкинлек бирә.

Биш ел элек, "Пушкин картасы" программасы гамәлгә кергәч, Татьяна Чиклеева декоратив-гамәли сәнгатьнең яңа юнәлешләрен үзләштерә башлый. Аның иҗат эшләре арасында гипстан ясалган үсемлек сурәтле барельефлар, кәгазь чыбыктан үрелгән кәрзиннәр, агачка яндырып рәсем төшерү, агач кашыкларны һәм дымково уенчыкларын бизәү дә бар.

"Пушкин картасы" программасы кысаларында ул Олы Кайбыч мәктәбе укучылары өчен мас­тер-класслар үткәрә. Татьяна Юрьевна билгеләп үткәнчә, уенчыкларны кызлар гына түгел, малайлар да теләп бизи. Мондый шөгыль укучыларга төрле иҗат юнәлешләрендә үзләрен сынап карарга, үз куллары белән үзенчәлекле әйберләр ясарга мөмкинлек бирә.

Мәдәният хезмәткәренең осталыгын авылда гына түгел, аннан читтә дә күреп алалар. Татьянаны район һәм республика күләмендәге чараларга чакыра башлыйлар. Яшел Үзәндә узган "Алга. Поехали!" "Алдынгылар" хәрәкәте форумында ул чыбыктан үрү буенча мастер-класс үткәрә, район күләмендәге "Канатлар кагылышы" фестивалендә катнаша. Район ветераннар советы аны муниципаль делегация составында Спас ярминкәсенә дә чакыра.

– Күргәзмәдә гипстан ясалган эшләремне тәкъдим иттем. Аларны сатудан кергән акчага алдагы иҗат эшләре өчен кирәкле материаллар сатып алдым, – диде Татьяна Чиклеева.

Вакыт узу белән, оста куллы ханымның кызыксынуы балчык уенчыклар тарихына да барып тоташа. Халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге директоры Венера Сафиуллина аңа "Мәхәллә" проектында катнашырга тәкъдим иткәч, Татьяна чүлмәкчелек юнәлешен үстерергә карар кыла. Бу идея аның күңеленә хуш килә: билгеле бер белеме, тәҗрибәсе һәм авылдашларын халык сәнгатенең тагын бер төре белән таныштыру теләге дә була. Татарстан Респуб­ликасы көнендә Татьяна Чиклеева Казанда узган "Мәхәллә" халык һөнәрләре ярминкәсендә үз эшләрен дә тәкъдим итә.

"Мәхәллә" проекты 2024 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән старт алды. Ул этномәдәни төрлелекне, халык сәнгатен, матди булмаган мәдәни мирасны һәм традицион гаилә-рухи кыйммәтләрне саклауга һәм популярлаштыруга, шулай ук муниципаль берәмлекләрдә мәдәни-ял итү мәйданчыкларын үстерүгә юнәлдерелгән. Аның максатлары "Гаилә" илкүләм проектының "Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы" федераль проекты бурычлары белән дә аваздаш.

Татьяна Чиклееваның "Тылсымлы балчык" чүлмәк ясау остаханәсе проекты "Мәдәни-ял итү эшчәнлеге" номинациясендә җиңү яулады. Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты сертификатларын тантанасы мәдәни-ял итү учреждениеләре директорлары һәм белгечләренең республика съездында узды. Конкурста барлыгы ун проект җиңүче дип табылды.

– Грант ярдәмендә бездә яңа юнәлеш – балчык белән эшләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бүлеп бирелгән акчага осталар һәм балалар өчен чүлмәк ясау түгәрәкләре, эш кораллары, стеклар, буяулар, балчык әйберләрне яндыру өчен муфель миче, әвәләү өчен ике өстәл, проектор, төсле принтер һәм күргәзмәләр өчен стеллаж сатып алдык. Чүлмәкчелек сәнгате белән балалар гына түгел, өлкәннәр дә кызыксына башлады, – диде мәдәният йорты мөдире.

Хәзер Багай халкы чүлмәкчелек сәнгате белән якыннан таныша, балчык белән эшләүнең башлангыч күнекмәләрен үзләштерә һәм үз куллары белән төрле эшләнмәләр ясап карый алачак. Ә Татьяна Чиклеева өчен бу – халык традицияләрен саклау һәм осталыкны яшь буынга тапшыру юлында тагын бер мөһим адым.


Нет комментариев