Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бәрлебашы мәктәбендә фәнни клуб ачылды

Бәрлебашы мәктәбендә «Алдынгылар» хәрәкәтенең фәнни клубын ачу тантанасы булды.

Эшчәнлек «Юнистлар» — яшь тикшеренүчеләр һәм «Юннатлар» — яшь натуралистлар юнәлешләрендә алып барылачак. 

Быел Россиянең утыз төбәгендә алты йөз фәнни клуб ачылачак. Бу клублар «Алдынгылар» хәрәкәте һәм Курчатов институты тарафыннан гамәлгә ашырылучы «Алдынгылар фән белән кызыксына» масштаблы проектының бер өлеше. Аның максаты — яшьләрне фәнни эшчәнлеккә җәлеп итү, укучыларның иҗади һәм тикшеренү инициативаларына ярдәм итү. 

Тиздән Бәрлебашы мәктәбенә фән белән тирәнтенрәк шөгыльләнү өчен заманча җиһазлар кайтачак. Бу мәктәпнең биология һәм химия укытучысы Эльмира Рәхмәтуллинаның «Фәнни клублар остазлары» Бөтенроссия конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды. 

"Алдынгылар хәрәкәте«нең җирле бүлеге лидеры Елена Краснова укучыларны әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан кайнар котлады. «Укучыларга һәм остазлары Эльмира Рәхмәтуллинага яңадан-яңа эзләнүләр, кызыклы проектлар һәм гаҗәеп фәнни ачышлар телим. Фән белән кызыксынуыгыз дәвамлы булсын, ул сезнең белемегезне арттыра, дөньяны күзаллавыгызны киңәйтә», — диде ул. 

Елена Краснова фәнни клубка «Биология» өстәл уены, «Алдынгылар» хәрәкәте логотибы төшерелгән панамкалар бүләк итте. 
Әлеге чара кысаларында беренче класстан алып тугызынчы класска кадәрге укучылар мавыктыргыч мастер-классларда һәм тәҗрибәләрдә катнашты. Балалар сода белән серкәне кушсаң, шарны ничек җиңел генә кабартып булуын һәм башка шундый мавыктыргыч мизгелләрне кызыксынып карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев