Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бәлидә вак таш түшәлгән юл төзелде

Колаңгыдагы тимер юл аша Казан ягына таба баручылар игътибар иткәндер: олы юлдан Бәли авылына кадәр ап-ак таш түшәлгән юл барлыкка килде.

Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов әйтеп узганча, бу юл бер миллион сумлык грант акчасына төзелгән. Быел әлеге җирлек Татарстандагы авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча игълан ителгән бәйгедә шул суммада грант откан иде. Татартстан муниципаль берәмлекләре Советы тарафыннан Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә үткәрелүче әлеге бәйгенең максаты- авылларга ярдәм итү, халыкның тормыш көнкүреш шартларын яхшырту. Бәлидә таш түшәлгән юлны Фәргать Сибгатов җитәкчелегендәге "Кайбычагрохимсервис" җәмгыяте салды.

-800 метр озынлыктагы бу юлның 500 метрын төзүгә грант акчасы тотылды, ә калган өлеше 345 мең сум күләмендәге үзара салым акчасы бирелә,- диде Фидаил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәлидә вак таш түшәлгән юл төзелде