Бүген Бөгелмә муниципаль районы советының дүртенче сессиясендә депутатлар башкарма комитетның яңа җитәкчесен раслады.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов катнашты.
Конкурс комиссиясе ике кандидатураны — Руслан Мәсәлимов белән Илфар Кәримовны тәкъдим итте. Алар депутатлар каршында Бөгелмә районын үстерү программасы белән чыгыш ясады. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан Руслан Мәсәлимовны хуплады.
Яңа сайланган җитәкче депутатларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтте. Ул муниципалитет файдасына нәтиҗәле эшләү өчен барлык көчен, тәҗрибәсен һәм белемнәрен кулланачагын ассызыклады.
Нет комментариев