Бортас авылында туып-үскән хезмәт ветераны Зәбихулла Нигъмәтуллинның балачагы авыр сугыш елларына туры килә.
Бөек Ватан сугышы башланганда, Зәбихулла Нәбиулла улына әле биш яшь тә тулмаган була. Гаиләдәге сигез баланың җиденчесе булып дөньяга килгән малай тормышның бөтен авырлыкларын кечкенәдән күреп үсә. Әтисен, өлкән яшьтә булуы сәбәпле, сугышка алмыйлар. Ә менә олы абыйсы Мөхәммәтсалих илебез азатлыгы өчен көрәштә фронтта һәлак була.
Зәбихулла Нигъмәтуллинны юбилее белән котлаучылар күп булды. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиева ихлас котлауларын җиткерде.
— Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сезгә үзенең ихтирам сүзләре язылган хатын тапшырырга кушты.
Котлау хатында мондый юллар бар:
«Хөрмәтле Зәбихулла Нигъмәтулла улы! Туган көнегез уңаеннан сезгә ихлас котлау сүзләремне җиткерәм! Сезнең балачагыгыз гади, тыныч елларда үтмәгән — ул вакытлар илебезнең зур сынаулары, кыенлыклары һәм тарихи борылышлары белән бергә үрелгән. Шушы авыр шартларда формалашкан сабырлык, тугрылык кебек кыйммәтләр сезнең көчле шәхес икәнлегезне исбатлый. Фидакарь хезмәтегез, туган җиргә, халкыбызның матур киләчәгенә багышланган тырышлыгыгыз безнең өчен зур үрнәк. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә җылысы телим. Илебез имин, тыныч булсын. Якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер итегез».
Юбиляр үзенең үткән тормыш һәм хезмәт юлын горурлык белән искә алды:
— Апас районының Акхуҗа авылында җиде сыйныф белем алгач, Ворошилов исемендәге колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башладым. 1955-1956 елларда Мөрәле МТСында механизатор һөнәрен үзләштердем. Совет Армиясе сафларында башта Грузиядә, аннан соң Әрмәнстанның Кировокан шәһәрендә өч ел буе шофер булып хезмәт иттем. Армиядән кайткач, колхозда эшләвемне дәвам иттем: 1960–1982 елларда шофер, 1982–1992 елларда хуҗалык мөдире (завхоз) булдым. Аннан соң, 1992–2003 елларда техника куркынычсызлыгы буенча инженер булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Сигез балалы гаиләдән бүгенге көндә сеңлем Розалия белән икәү генә калдык. Гомер шулай хезмәттә, тормыш мәшәкатьләре белән үтеп тә китте.
Кайда гына эшләсә дә, Зәбихулла абый һәрвакыт алдынгылар сафында була, авылдашларының, хезмәттәшләренең һәм колхоз җитәкчелегенең зур хөрмәтен казана. Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева да аның турында бары тик уңай яктан гына сөйләде.
Зәбихулла абыйның зур бәхете — аның үрнәк гаиләсе. Ул 1963 елда авылдашы Галия белән гаилә корып җибәрә. Галия апа, җиденче классны тәмамлагач, колхозда терлекчелек тармагында 13 ел хезмәт куйган. Соңрак 27 ел дәвамында тимер юлда юл мастеры булып эшләгән. Фидакарь хезмәт елларында күпсанлы Мактау кәгазьләренә, «Казанның 1000 еллыгы» медаленә лаек булган. Бүген аларның өч баласы да тормышта үз юлын тапкан. Олы уллары Илшат Мәскәү шәһәрендә машина йөртүче булып эшли. Уртанчы улы Әмир дә Казан шәһәрендә шушы ук һөнәр буенча хезмәт куя. Төпчек кызлары Резедә Казандагы оешмаларның берсендә бухгалтер.
Әти-әнисенең үрнәк тормышы турында олы уллары Илшат болай диде:
— Әти-әниебез безнең өчен һәрвакыт олы үрнәк булды. Әти шофер булып эшләгәндә, энем белән икебезгә дә техниканың бөтен нечкәлекләрен өйрәтте, аңа чиксез рәхмәтлебез. Шуңа күрә шофер һөнәрен сайладык та инде. Әти-әни эштә булганда, өйдәге бөтен эшне эшләп куя идек. Аллага шөкер, бүгенге көндә әти-әниебез исән-сау. Олы яшьтә булуларына карамастан, һаман да шәхси хуҗалык алып баралар. Элек күп итеп мал-туар асрасалар, хәзер инде тавыклары, бал кортлары бар, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Шуларны карап, үзләренә шөгыль табалар.
Галия апа белән Зәбихулла абый өч онык һәм өч оныкчыкның яраткан дәү әтисе һәм дәү әнисе дә. Хәзерге вакытта алар, бер-берсенә терәк булып, төп йортта икәү тыныч кына гомер кичерәләр. Балалары төп йортка эзләрен суытмый, гаиләләре белән даими кайтып йөриләр. Бу юлы да алар әтиләрен олы юбилее белән котларга дип бергәләшеп кайтканнар иде.
Кунакларны озатканда, юбиляр үзе дә рәхмәт сүзләрен җиткерде:
— Аллага шөкер, карчыгым Галия, балаларым исән-сау, онык һәм оныкчыкларыбыз бар. Аларның һәр уңышына куанып, шатланып яшибез. Бу яшьтә безгә игътибар һәм хөрмәттән башка берни дә кирәкми. Хөкүмәтебез пенсиясен вакытында түләп тора, кибетләрдә ни теләсәң, шул бар. Без үскәндә ашарга ризык, кияргә юньле кием дә юк иде бит. Хәзерге вакытта дөньяларның гына тыныч булмавы бераз борчу тудыра. Сау-сәламәт булыгыз, эшләрегез һәрвакыт уң булсын! — дип озатып калды безне юбиляр.
Нет комментариев