Миңнеханов педагогларны Укытучылар көне белән котлады: Сезнең хезмәтегез – чын горурлык!
Хәбәрләр

Миңнеханов педагогларны Укытучылар көне белән котлады: Сезнең хезмәтегез – чын горурлык!

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә республика педагогларын Укытучылар көне белән тәбрик итте.

«Кадерле укытучылар, бәйрәм белән котлыйм! Сезнең хезмәтегез – чын горурлык! Хәтта күп еллар үткәч тә, янәшәбездә калганыгыз өчен рәхмәт: сезнең дәресләрегез тормыш буйлап алып баруын дәвам итә. Бәхет, нык сәламәтлек һәм яңа уңышлар телим!» – дип язган ТР Рәисе татар һәм рус телләрендә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук видеокотлау урнаштырган һәм Резеда Вәлиеваның «Укытучыма» шигыреннән өзек китергән: «Кыенлыклар килсә, әле дә ул: / «Бирешмә!» – ди гүя, эндәшә. / Күңелемдә шулай гомерем буе / Укытучым килә янәшә».

Видео: max.ru/rustamminnikhanov.

 


Нет комментариев