Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындыктан апалы-сеңелле Абдрахмановалар республика бәйгеләрендә даими җиңеп килә

Балачак – хыялларга бай чор ул.

Күктәге болытларны күзәткәндә, яшел чирәмле яланнарда аунаганда, гомумән, табигать кочагында йөзгәндә, күңелдә хыял туа. Берәүләр аны хикәя, нәсер, әкият юлларына салса, икенчеләр хыялый хисләрен шигъри тәлгәшләргә төрә. Әти-әнине, туган якны ярату хисләре дә, иҗат җимеше булып, ак кәгазь битенә төшә. Шул вакытта язганнарыңны күреп, мактап-үсендереп җибәрүче дә булса, иңнәргә канатлар куелган кебек тоела башлый.
Бүгенге көндә Татарстанда яшь талантларга, үзләрен күрсәтү өчен, бик күп мөмкинлекләр бар. Әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләргә дә төрледән-төрле әдәби платформалар, осталык дәресләре, бәйгеләр үткәрелеп тора. «Глаголица» әдәби премиясе, «Илһам», «Сәләткә нур булган йолдызлар», «Иделем акчарлагы», “Алтын каләм” бәйгеләре, Муса Җәлил һәм Шәриф Камал исемендәге әдәби премияләре – әнә шундый бәйгеләрнең кайберләре генә.
Борындык авылы кызлары Айзилә һәм Ләйсән Абдрахмановалар да үзләренең көчләрен шушы бәйгеләрдә сынап карадылар һәм зур уңышларга ирештеләр. Айзилә Федоровское мәктәбенең 11 нче сыйныфында, ә Ләйсән Борындык мәктәбенең 9 нчы сыйныфында укый. Хикәя язып, узган ел икесе дә “Илһам” бәйгесендә үз яшь категорияләрендә республика күләмендә беренче урын яуладылар.
«Глаголица» әдәби премиясе иҗат белән шөгыльләнүче балаларны бөтен дөнья буенча җыя. Шушы бәйгедә Айзилә 600дән артык кеше арасында җиңү яуласа, былтыр меңнән артык кеше арасыннан Ләйсәнгә бәхет елмайды. Кызларның икесе дә дөнья күләмендә Гран-при иясе булдылар, ике ел рәттән “Проза” номинациясендәге кубокны Кайбычка алып кайттылар.
Моннан тыш, Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” оешмасы укучы кызлар арасында үткәргән “Татар кызы” конкурсында да Айзилә Россия күләмендә Гран-при иясе булды.
Кызлар “Сәләткә нур булган йолдызлар” бәйгесендә дә ел саен яратып катнашалар һәм һәрвакыт призлы урыннар яулап киләләр. 2020 елда алар икешәр номинациядә катнашып карарга булдылар һәм Ләйсән – ике номинациядә дә (“Публицистика” һәм “Балалар әдәбияты”) беренче урын , ә Айзилә “Проза” һәм “Публицистика” номинацияләрендә беренче һәм икенче урыннарны яулады.
Шәриф Камал исемендәге әдәби премия быел әле беренче тапкыр гына игълан ителде. Әлеге премиядә 12-30 яшьлек һәр иҗатчы үз көчен сынап карый ала иде. “Әдәби проза” номинациясендә бу премиягә 18 кеше дәгъва кылса, “Әдәби тәрҗемә”гә 33 кеше үзенең эшен җибәргән. Абдрахманова Айзилә белән Ләйсән дә әлеге бәйгедә дә читтә калмады. Жюри әгъзалары арасында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Фәннәр Академиясе вице-президенты, галим Дания Заһидуллина, милләтебезнең мәртәбәле язучылары Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Данил Салихов, Галимҗан Гыйльманов, Марат Кәбиров, Нәбирә Гыйматдинова, Рөстәм Галиуллин, Луиза Янсуар, Ленар Шәех, Ландыш Әбүдәрова, Алия Кәримова һәм КФУ галимнәре бар иде. Бу бәйгедә Абрахмановаларның икесе дә, Ш.Камал әдәби премиясе финалисты таныклыгына ия булып, язучылар кулыннан кадерле бүләкләр алуга ирештеләр һәм үзләренең иҗатлары турында бик җылы фикерләр дә ишеттеләр.
Айзиләнең дә, Ләйсәннең дә хикәяләре һәм әкиятләре “Казан утлары”, “Идел”, “Ялкын” журналларында басылып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев