Хәбәрләр
Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алалар. Кайбычлылар, юлларда сак булыгыз!
Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча, 2005 елдан башлап, ноябрьнең һәр өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан ителгән. Бу көннең максаты - юл корбаннарын искә алу һәм аларның туганнарының кайгысын уртаклашудан, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә кирәклеген искә төшерүдән гыйбарәт.
Әлеге көн күңелсез фактларга игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән: бөтен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә көн саен 3 мең кешенең гомере өзелә, 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала, ел саен 1,3 миллионга якын кеше һәлак була, тагын 50 миллионга якыны гарип булып кала һәм инвалидлыкка чыга. Фаҗигале төстә вафат булучылар һәм зыян күрүчеләрнең күбесе - яшьләр. Юл һәлакәтләрендә үлүчеләрнең 50 проценттан артыгына - 15-44 яшь. Дөньяда юл-транспорт һәлакәтләренең иң төп сәбәбе - куркынычсызлык тизлеген арттыру, исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыру, куркынычсызлык каешын эләктермәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев