Депутат 13 нче хезмәт хакының нинди очракларда түләнүе турында сөйләде
Хәбәрләр

Депутат 13 нче хезмәт хакының нинди очракларда түләнүе турында сөйләде

Эш бирүче хезмәткәрләргә 13 нче хезмәт хакын мондый премия хезмәт, коллектив килешүдә яки компаниянең локаль актларында беркетелгән булса, түләргә тиеш, дип сөйләде РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Элеонора Кавшар.

Аның сүзләренчә, кагыйдә буларак, 13 нче хезмәт хакы еллык премияне атыйлар, тик ул мәҗбүри түгел һәм закон тарафыннан гарантияләнми. Түләү оешманың финанс мөмкинлекләренә һәм эчке кагыйдәләренә карап, бүләкләүнең корпоратив системасы белән билгеләнергә мөмкин.

Унөченче хезмәт хакы хезмәт шартнамәсендә, хезмәт өчен түләү системасында, коллектив шартнамәдә яки килешүдә, премия бирү турындагы эчке нигезләмәдә һәм конкрет оешманың башка локаль норматив актларында беркетелгән очракта түләнергә тиеш, дип ачыклык кертте Кавшар.

Депутат түләү төрле шартларга: җитештерү күрсәткечләренә ирешүгә, гаилә хәле яисә остазлык буенча өстәмә йөкләнешкә бәйле булырга мөмкин, дип өстәде. Моннан тыш, акчалата бүләкләү компаниядә озак вакытлы эш стажы өчен дә түләнергә мөмкин. Кавшар ассызыклаганча, еллык бонус, аның күләме, түләү шартлары һәм сроклары — эш бирүченең хокукы, ә закон белән билгеләнгән бурыч түгел. Эш бирүченең бурычы бу хезмәт шартнамәсенә, күмәк шартнамәгә йә килешүгә тиешле шарт кертелгәннән соң була.

 


Нет комментариев