Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәннең мөхтәрәм кешесе 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте

Төзек һәм матур йортлары ук әлеге җирлектә тырыш һәм булдыклы халык яшәвен әйтеп торучы Хуҗа Хәсән авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Ольга Матвеевага әле күптән түгел генә 90 яшь тулды. Төз гәүдәле, мөлаем бу әбине унынчы дистәне ваклый дип беркем дә әйтмәс, мөгаен. Күз тимәсен, аңа хәтта әби дияргә тел...

Юбилярны котларга килгән район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова да Ольга апага соклануын яшермәде, Матвеевлар яшәгән йортка килеп кергәч, уенын-чынын бергә кушып, "Бүген монда кемгә туксан яшь тулды икән?" - диде. Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның изге теләкле открыткасын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлавын һәм истәлекле бүләген тапшырды һәм:
- Алга таба да исәнлектә һәм саулыкта, бүгенгедәй кадер-хөрмәткә төренеп яшәгез әле! - диде.
Михнәт күргән кеше рәхәтнең кадерен ныграк белә, диләр. Күп кыенлык­лар кичергән кеше буларак, бүгенге көненә мең шөкер итә Ольга Матвеева.
- Без гаиләдә сигез бала үстек. Бөек Ватан сугышы яшьлегебезне җимереп, безне якыннарыбыздан гомерлеккә аерды. Өч ир туганым "Көзен кайтырбыз!" дип яу кырына киттеләр дә, анда мәңгегә ятып калдылар. Буйга җиткән бер кыз туганым да илгә афәт килгән елны, авырып, бакыйлыкка күчте, - дип күз яше аралаш йөрәк әрнеткеч вакыйгаларны бәян итте ул. - Сугыш елларында Ивановода торф чыгаруда эшләдем. Молотов, Бәрлебаш, Тархан, Биябаш урманнарында кул пычкысы белән агач кистек. Тамак ачса да, ашыйсы килә, димәдек, кием булмаса да, ялангач, дип сыкранмадык, тешне кызып түздек.
Шул рәвешле, илгә Җиңү миллионлаган кешеләр тырышлыгы белән килә. Яшь, чибәр Ольга белән шундый ук сыйфатларга ия Алексей 1953 елда гаилә учагын кабыза. Матвеевлар гаиләсендә бер-бер артлы бер йодрык булып биш бала - Марфа, Петр, Михаил, Владислав һәм Алексей туа. Ольга апа да, Алексей абый да колхозда хезмәт куялар. Бергә 40 ел гомер кичерә алар. Кызганыч, сигез онык, өч оныкчыкның тәгәрәшеп үсүенә бергәләшеп хозурлану насыйп булмый аларга, Алексей абыйның гүр иясе булуына да 23 ел узган.
- Әти белән әни көне-төне эштә булды, энеләремне карау да, йорттагы бөтен эш-мәшәкать тә минем өстә иде. Баштарак "Балачагым булмады инде минем" дип уфтансам да, әти-әниебезнең безне үстереп кеше итү өчен тырышканнарын үсә төшкәч аңладым, - дип балачак хатирәләрен яңартты юбилярның кызы Марфа.
- Безнең әни бик тырыш кеше, ул элек җәй саен күп итеп чикләвек, җиләк җыя иде, - диде Ольга Матвееваның Хуҗа Хәсән мәктәбендә укытучы булып эшләүче килене Резидә.
Кем белә, бәлки туксанга җитеп, яшь булып калуының сере дә урман-кырлардан аерылгысыз булуындадыр. Хәзерге заманда бик сирәгебез генә табигатькә чыгып, аннан сихәт алабыз шул. Ольга Матвеева бүген дә тик тормый, ул бәйләгән оекбаш һәм башмакларны, урындык киезләрен күреп, исебез китте. "Нәрсә дә булса эшләмәсәм, көнем узмый", ди ул. Янында тугры «иптәше» - тегү машинасы тора, якыннарын үзенең кул эшләре белән сөендерә.
Хуҗа Хәсәннең мөхтәрәм кешесе бүгенге көндә төпчек улы Алексей, авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче килене Светлана белән бәхетле картлыгын кичерә. Оныгы Петр тормыш иптәше Анна һәм кызлары Катя белән быел гына йорт салып башка чыкканнар, тиздән Ольга апага тагын бер оныкчык бүләк итәчәкләр.
- Мине кадер-хөрмәттә генә яшәтәләр, шөкер. Шулай ихтирам итеп, юбилеем белән котлаучы җитәкчеләргә дә, зурлап бәйрәмемә килүчеләргә дә рәхмәт яусын! - диде Ольга Матвеева. - Туксан биш яшьлегемә дә килегез. Иң мөһиме - илләр имин, дөньялар тыныч булсын!
Теләкләрегез кабул булсын, Ольга апа. Шушы якты дөньяда сезгә дә, газиз кешеләрегезне үзегез бәйләгән һәм теккән кул эшләре белән сөендереп, озын-озак яшәргә насыйп булсын. Әниләр күңел назын һәм ихлас теләкләрен кушып бәйләгән кадерле оекбашлар меңләгән мәшәкатьләрне хәл итү өчен чапкан аяк­ларны җылытып, сихәт биреп кенә калмыйча, хәер-фатыйха булып, безне бәла-казалардан да сак­лап йөртә сыман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсәннең мөхтәрәм кешесе 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте