Җиһанда Җиңү язы тантана итә
Хәбәрләр

Җиһанда Җиңү язы тантана итә

9 Май – Бөек Җиңү бәйрәме якынлашты. Бу атнада илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итә. Ватан сакчылары елында узачак тантана төрле чараларга бай булачак.

Беркайчан да әһәмиятен югалтмаячак Җиңү көнен лаеклы каршылауга әзерлек бездә күптән башланды инде. Җиңүнең 80 еллыгын үткәрү буенча комиссиянең соңгы утырышында Кайбычның бәйрәмгә әзерлеге уңай бәяләнде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбычта, авыл җирлекләрендә безгә Җиңү алып килгән көнне лаеклы каршылау бурычын куйды. Быел, яңалык буларак, барлык оешма хезмәткәрләренә дә митингка хәрби киемнәрдән яки эштәге махсус формадан килү бурычы куелды. Больница хезмәткәрләре, мәсәлән, ак халатлардан була, прокуратура, полиция, янгын сүндерүчеләр, подстанция, газ оешмасында, электр элемтәсе узелында эшләүчеләр үзләренең көндәлек һөнәри киемнәреннән чыга. Митингта сугыш чорын хәтерләткән хәрби техника хәрәкәте дә була.

Бәйрәм уңаеннан оештырылучы митинглар күпчелек авылларда 9 Май көнне уза. Олы Кайбычта тантана мәдәният йорты яныннан башланып китә: мәктәп укучылары, авыл халкы, оешмалар хезмәткәрләрен үз эченә алган демонстрация сәгать унда Җиңү паркына кузгала. Тантаналы митингта халкыбызны концерт, театральләштерелгән тамаша көтә. Бөек Ватан сугышы каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәлләргә веноклар, чәчәкләр салачаклар. Елдагыча, кыр кухнясында пешерелгән солдат боткасыннан авыз итәргә мөмкин булачак. Бу көнне тыл хезмәтчәннәрен мул табыннар артында хөрмәтләячәкләр. 


Нет комментариев