Иптәшләрен ут эченнән  коткарган батыр ул!
Хәбәрләр

Иптәшләрен ут эченнән коткарган батыр ул!

Махсус хәрби операция каһарманы.

Апас районының Үтәмеш авылында туып-үскән Рәмис Шәйхмәтов турындагы мәкаләне безнең газетада да бастыруыбыз юкка гына түгел. Рәмис — безнең редакциядә веб-редактор булып эшләүче Сиринә Билалованың бертуган энесе. Алар арасындагы туганлык хисләренең шулкадәр көчле булуына без бик сокланабыз. Энесе яралангач, аның хәлен белергә дип махсус зонага әлләничә тапкыр ерак юлга чыгып киткән Сиринәбез ул! 

Махсус хәрби операциядә катнашып, сул аягын югалткан Рәмис Шәйхмәтовның ихтыяр көче, рух ныклыгы сокланырлык. 2025 елның февралендә, каты җәрәхәтләр алганнан соң, аяксыз калса да, сынауларга бирешми ул. Гомумән алганда, ул дүрт тапкыр яралануга дучар булган.

Рәмис хәзерге вакытта Казанда яши. Мөмкинлеге чикләнсә дә, аның күңел төшенкелегенә бирелергә вакыты да, теләге дә юк. Чөнки ул — ике бала атасы, хатыны Динарага ышанычлы ир. Бүгенге көндә тормышны дәвам итү буенча планнар корып, киләчәген кайгыртып йөри.

Рәмис үзе Әнәс абый һәм Гөлфирә апа гаиләсендә 1998 елның 28 маенда төпчекләре — өченче бала булып дөньяга килгән.

— Югары Ындырчы мәктәбен тәмамлагач, армия сафларына алындым. Хезмәтемне Ростов өлкәсендә үттем. Кайткач, Казанда электромонтер булып эшләдем. Гаилә кордым. Тормыш иптәшем Динара белән кызларыбызны үстерәбез. Хәрби операция башлангач, дусларым бер-бер артлы шунда китте. Минем дә читтә каласым килмәде, — дип сөйли ул үзе.

«Рама» позывнойлы кече сержант Рәмис Шәйхмәтов, 2023 елның 17 октябрендә контракт төзеп, үз иреге белән Ватан иминлеге сагына баса. Махсус хәрби операция барышында укчы вазифасында хәрби бурычын үти. Үзен җаваплы хезмәттәш, ышанычлы дус итеп таныта. 2024 елның октябрендә Донецк Халык республикасында коткаручылар командасы составында яралыларны эвакуацияләүдә катнаша. Авыр шартларга, көчле шартлауларга карамастан, кыю якташыбыз югалып калмый, иптәшләре янына барып җитеп, аларга беренче ярдәмне күрсәтә. Озак уйлап тормыйча, аларны берәм-берәм яу кырыннан чыгара.

Кыюлыгы, тәвәккәллеге аркасында күпме гомерләр сакланып кала. Егетләрнең күбесе савыгып, көч туплап, кабат сафка баса.

— Башта Луганск өлкәсендә өйрәнүләр уздык. Аннары безне Донецк республикасына алып керделәр. Авдеевкада каты бәрелешләр вакытында шартлауга эләгеп, беренче тапкыр шунда яраландым. Госпитальдә ятып чыккач, кабат иптәшләремә кушылдым. Шуннан соң, һәрчак алгы сызыкта булдым. Берничә мәртәбә яраланып, госпитальләрдә ятарга туры килде. Соңгы яралануым 2025 елның 3 февралендә булды. Машинада барганда, мина шартлап, бер аягым бик каты яраланды. Икенчесенә дә зыян килгән иде. Анысын көч-хәл белән коткарып калдылар. Бер кулым да җәрәхәтләнде. Дустым тиз генә посадкага алып кереп, беренче ярдәм күрсәтте. Шуннан бер-бер артлы операцияләр башланды. Тора да алмадым, утыра да алмадым. Әле ярый хатыным Динара беренче көннән үк янымда булды. Бик ярдәм итте. Әти-әниемә, туганнарыма, ярдәм кулы сузган барлык авылдашларыма рәхмәтем зур. Авыр вакытта якыннарым олы таяныч булды,— ди ул.

— Рәмис бик тырыш, максатчан булып үсте. Бишенче сыйныфта укыганда ук, иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр көтү көтеп, үзенә акча җыйды. Шул акчага велосипед алды. Көрәш белән шөгыльләнде, йөзәргә ярата. Хайваннарны ярата, алар белән сәгатьләр буе сөйләшеп, сыйпап йөри ала. Атларны аеруча үз итә.

Сабантуйларда ат чабышларында катнашып, бүләкләр дә алып кайтты. Аның каты җәрәхәтләнүен барып күргәч, бик кыен булды. Үзе дә авыр кичергәндер, әмма белгертмәде, киресенчә, безне юатып торды. Иң мөһиме — исән кайтты. Шуңа сөенәбез, — ди әнисе Гөлфирә апа.

Махсус хәрби операция зонасында Рәмис ике ел хезмәт итеп өлгерә. Һәрчак алгы сызыкта була. «Батырлык» ордены, «Батырлык өчен» һәм «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» медальләре белән бүләкләнә. Укчылар батальонының бүлек командиры вазифасында хезмәт итә. Берничә кат яраланып, госпитальләрдә дәвалана.

Соңгы яралануы иң хәлиткече була.

— Гомерем кыл өстендә иде. Сул аягымны тездән астан ампутацияләргә туры килде. Наркоздан уянгач, аягымны тоймадым. Шул вакытта бер аягымның юклыгын аңладым. Бик кыен булса да, үземне кулга алырга тырыштым. Нишлисең бит, язмышыңа ни язган,—ди Рәмис.

Рәмис бүгенге көндә яңа, заманча протез көтә. Шул «тимер аяк» аңа кабат аягына басарга ярдәм итәчәк. Моның өчен сәламәтлекне ныгытырга, ныклап тернәкләнергә кирәк. Аякка да басар, үзенә җайлы эш табып, тормышны да дәвам итәр ул. Барысы да әйбәт булыр. Ватаныбыз өчен аяусыз көрәшкән егет бәхетле булырга хаклы.

Ландыш Гайнуллина, 
«Йолдыз» газетасы, Апас.


Нет комментариев