Иске Чәчкаб авылы халкы махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлары белән хушлашты
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылы халкы махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлары белән хушлашты

Иске Чәчкабта махсус хәрби операция зонасында геройларча һәлак булган авылдашлары Фидаил Зөфәр улы Сәмигуллинны соңгы юлга озаттылар.

Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барган матәм митингында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов, Кораллы Көчләр ветераннары, яшь армиячеләр катнашты. 

Альберт Рәхмәтуллин Фидаил Зөфәр улын геройга тиңләде, Ватаныбыз өчен башын салган якташыбызның якты истәлеген кадерләп сакларга чакырды, әтисенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашты. 

Фидаил Сәмигуллин 2023 елның 20 августында контракт буенча махсус хәрби операция зонасына киткән, шул ук елның 11 ноябрендә хәрби бурычын үтәгәндә батырлырча һәлак булган. 

Фидаил Зөфәр улы Сәмигуллин туган авылы Иске Чәчкаб зиратында җирләнде. Кабере янында Казан шәһәренең хәрби училищесы курсантлары автоматлардан салют бирде.


Нет комментариев