Юл төзүчеләргә мең рәхмәт!
Хәбәрләр

Юл төзүчеләргә мең рәхмәт!

18 октябрьдә юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Татавтодор" җәмгыятенең Кайбыч юл участогы хезмәтчәннәренә, юллар төзү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләргә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

– Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Район­ Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Юл төзүчеләр көне – хезмәтләре һәм осталыклары белән юллар, күперләр һәм урам-юл челтәре объектларын төзүче, төзекләндерүче, тәртиптә тотучы кешеләрнең бәйрәме ул. Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше катлаулы һәм җаваплы. Бу тармакка ел саен зур бурычлар куела һәм сез аны уңышлы үтәп киләсез. Сыйфатлы юллар салу, гамәлдәгеләрен ремонтлап тору – Кайбычның икътисади хәлен яхшырту, транспорт чыгымнарын киметү дигән сүз. Сез моны дөрес аңлап, төбәгебезне заман таләпләренә җавап бирә торган автомобиль юллары белән тәэмин итүдә кулыгыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышасыз. Бәйрәм көнендә барыгызга да тирән рәхмәтемне белдерәм, озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел көрлеге телим. Алга таба да хезмәтегездә зур уңышларга ирешергә язсын.
 


Нет комментариев