Шушы көннәрдә районыбызның ике егете — Мөрәледән Айрат Мифтахов, Кече Мәме авылыннан Андрей Рыбаков Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә китте.
Булачак ил сакчыларын озатырга әниләре, туганнары, дуслары килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров егетләргә исән-имин хезмәт итеп кайтуларын, хәерле юл, әниләренә сабырлык, түземлек теләде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән әниләренә бүләкләр тапшырды.
Нет комментариев