Корноухово авылы клубында «Алдынгылар» хәрәкәтенең җирле Советы рәисен сайлау узды.
Әлеге җаваплы вазыйфага районның төрле авылларыннан 14 укучы дәгъва итте. Аларның һәркайсы яшьләр хәрәкәтен үстерүгә кагылышлы үз идеяләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Чарада район Советы аппараты җитәкчесе, Кайбыч районында "Алдынгылар" хәрәкәте эшчәнлеген кураторлык итүче Рамилә Айзатуллова, мәгариф бүлеге методисты, "Балачак навигаторлары" муниципаль координаторы Илона Биккулова һәм узган чакырылыш Советы рәисе Ләйсән Әхмәдуллина катнашты.
Олы Кайбыч мәктәбе укучылары әлеге чарага иҗади рух өстәде. Алар Гаяз Исхакыйның мәшһүр "Җан Баевич" комедиясеннән өзек тәкъдим итте.
"Алдынгылар" хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесе Елена Краснова, катнашучыларны һәм остазларны сәламләп, район Советы рәисен сайлауларның инде дүртенче тапкыр үткәрелүен билгеләп үтте. Ул кандидатларга үзләрен лаеклы итеп күрсәтүләрен теләде.
Рамилә Айзатуллова да яшьләргә мөрәҗәгать итте. Ул залда районның иң актив, сәләтле яшьләре җыелуын, һәр кандидатның үз мәктәбендә инде лидер булуын ассызыклады.
– Сезнең барыгызны да сәламләвемә бик шатмын. Дүрт ел эчендә һәр мәктәптә, һәр беренчел бүлектә лидерлар буыны үсеп җитте. Кемдер оештыру сәләтен күрсәтә, икенче берәүләр "Алдынгылар" хәрәкәтендә актив эш алып бара. Җиңүче, әлбәттә, бер генә булачак, әмма башкалар үз мәктәпләрендә лидер булып сайланды инде. Сез үз командаларыгыз, коллективларыгыз өчен җавап бирәсез. Барыгызга да уңышлар, районыбызда укучылар хәрәкәтенең алга таба да үсүен телим, – диде Рамилә Айзатуллова.
Очрашуда Кошман авылыннан Ләйсән Әхмәдуллина да катнашты. Ул 2025-2026 уку елында "Алдынгылар" Советы рәисе вазифасын башкарды. Хәзер Казан педагогика көллиятенең беренче курсында укый.
Ләйсән үзе җитәкчелек иткән чордагы истәлекләре белән уртаклашты, ярдәмнәре өчен остазларына рәхмәт белдерде. Аның әйтүенчә, әлеге вазифа – мәртәбәле генә түгел, ә иң беренче чиратта башкалар өчен җаваплылык алу, аларга ярдәм итү, фикердәшләрне берләштерү дигән сүз. Кандидатларга мөрәҗәгать итеп, ул кыенлыклардан курыкмауларын, бер-берсенә ярдәмчел булуларын һәм бергәләп зур җиңүләргә ирешүләрен теләде.
Аннары кандидатларга сүз бирелде. Үзләрен Совет рәисе вазыйфасына тәкъдим итеп, Чүтидән Эльмира Гайнуллина, Мәлкидән Егор Баринов, Иске Чәчкабтан Сөмбел Габитова, Федоровскоедан Вадим Лещов, Борындыктан Ясминә Тимершина, Олы Кайбычтан Илфат Гайнетдинов, Мөрәледән Айгөл Мадаминова, Ульянководан Самира Шаландина, Олы Подберезьедан Валерия Емельянова, Колаңгыдан Егор Яшин, Кече Мәмедән Лиана Рыбакова, Хуҗа Хәсәннән Регина Орлова һәм Кошманнан Камилә Садриева чыгыш ясады.
Бу укучылар тормыш юллары, кызыксынулары турында сөйләде, яшьләр хәрәкәтен алга таба үстерүгә кагылышлы тәкъдимнәре һәм идеяләре белән уртаклаштылар. Һәркайсы район активистларының мәнфәгатьләрен лаеклы яклый алачакларына ышандырырга тырышты.
Яшерен тавыш бирү – иң дулкынландыргыч мизгел булды. Аның нәтиҗәләре буенча, Мөрәле мәктәбе укучысы Айгөл Мадаминова җиңү яулады һәм "Алдынгылар" Советының яңа рәисе итеп сайланды. Аның урынбасары итеп Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Илфат Гайнетдинов билгеләнде.
Очрашуда катнашучылар, яңа сайланган лидерларны котлап, аларга уңышлар, кызыклы проектларны тормышка ашыруда уңышлар теләделәр. Ләйсән Әхмәдуллинага башкарган хезмәте һәм хәрәкәт үсешенә керткән өлеше өчен аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.
Яңа команда алдында планнар һәм бурычлар күп. Иң мөһиме – укучыларның башлангычларын тормышка ашыру, актив һәм битараф булмаган яшьләрне берләштерү, Кайбыч яшьләре өчен яңа мөмкинлекләр ачу.
Сайлау барышында хәйрия ярминкәсе дә оештырылды. "Алдынгылар" хәрәкәте һәм мәктәп укучылары советлары әгъзалары, төрле тәм-томнар, камыр ризыклары пешереп, Россия халыкларының милли ашларын әзерләп, кулдан ясалган бизәнү әйберләре тәкъдим иттеләр.
Ярминкәдән кергән акча, район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллинаның ярдәме белән, махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга бензин пычкысы сатып алуга тотылды.
"Алдынгылар" хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесе Елена Краснова егетләргә хатлар, чәй һәм бензин пычкысын шәхсән үзе тапшырды.
Нет комментариев