Кайбычның үзәк балалар китапханәсе Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның туган көненә багышланган кичә үткәрде
Хәбәрләр

Кайбычның үзәк балалар китапханәсе Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның туган көненә багышланган кичә үткәрде

20 ноябрь — Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Абулла Алиш исемендәге премия, Андерсен исемендәге мактаулы диплом иясе Шәүкәт Галиевның туган көне.

Шул уңайдан Үзәк балалар китапханәсе «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән балалар шагыйренең туган көне уңаеннан «Шагыйрь ачкан дөнья» дип исемләнгән кичә үткәрде. Ул безнең барыбыз өчен дә кадерле, без аның шигырьләрендә үстек, хәзер безнең балаларыбыз, оныкларыбыз аның шигырьләрен яратып укыйлар. Бүген дә балалар матур итеп шигырьләрен сөйләделәр, табышмакларына җаваплар таптылар. Табышмакларга җавап табып, шагыйрьнең исемен һәм фамилиясен җыйдык. Китап күргәзмәсе янында китапларга күзәтү ясалды.

Балаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.


Нет комментариев