Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта кичке уен гөрләп узды

Кайбыч районының данын еракларга тараткан “Кичке уен” фестиваленең үткәрелә башлавына быел ун ел булды.

Аның юбилей елындагысы аеруча киң колачлы булып узды. Фестивальдә Апас, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Кукмара, Чүпрәле, Арча, Әтнә районнары, Мари Эл һәм Чувашия республикаларыннан сәнгать коллективлары, кайбычлылар үзләре катнашты. Бу коллективлар Галия Кайбицкая музее яныннан урамнар буйлап кузгалып китте, аларга районыбызда яшәүче руслар, керәшеннәр, чувашлар кушылды. Төрле милләт вәкилләре әнә шулай җырлый-җырлый «Имәнлек» ял паркына килеп җиттеләр.

«Кичке уен» кунакларын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин,ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыров сәламләде. Гаилә елында узучы фестивальдә күпбалалы гаиләләрне дә бүләкләделәр.

Бәйрәмне танылган җырчылар Фәнис Кәлимуллин, Нурзадә алып бардылар, автор башкаручы Илназар белән бергә тамашачыларга иң яхшы җырларын бүләк иттеләр. Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова әйтеп узганча, елдан-ел популярлаша барган бу фестивальнең төп максаты борынгыдан ук килүче халык традицияләрен, туган телебезне саклау, яшьләргә бай мирас калдыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев