Район үзәгендә традицион «Көз бүләкләре» мәктәп ярминкәсе булып узды.
Районда игълан ителгән Хәрби традицияләр, хезмәт һәм мәдәни мирас елына багышланган әлеге чара күргәзмә-сату гына түгел, ә тырыш хезмәтнең чын бәйрәменә әверелде. Биредә һәр мәктәп үзенең укучылары һәм укытучыларының нәрсәгә сәләтле икәнлеген күрсәтә алды.
Ярминкәдә районның барлык мәктәпләре дә катнашты. Сәүдә рәтләрендә балаларның тырыш хезмәт җимешләре — яшелчә, җиләк-җимеш, алардан әзерләнгән кайнатма, салат банкалары урын алган. Боларның барысы да мәктәп яны участокларында үстерелгән. Остазлары укучыларны җирдә эшләргә, үсентеләрне карарга, кадерләргә һәм эш нәтиҗәсенә сөенергә өйрәткән.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярминкәне мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, башка җитәкчеләр белән бергә карап чыкты. Ул һәр мәктәпнең продукциясе белән танышты, укучыларның тырышлыгын, бердәмлеген һәм җаваплылыгын да билгеләп үтте.
Олы Подберезье мәктәбе директоры, Россия Федерациясенең халык укытучысы Фәнзилә Биктимирова ярминкәгә дип, таңнан торып, татар халкының милли ризыгы — иттән зур бәлеш пешереп килгән. Әле суынырга да өлгермәгән.
— Ярминкәгә без ел саен зур җаваплылык белән әзерләнәбез. Мәктәп яны участогында елның елына мул уңыш үстерәбез, мәктәп ашханәсендә алардан укучылар өчен тәмле ризыклар әзерлиләр, — диде Фәнзилә Биктимирова. — Шушы көннәрдә без Казанда республика ярминкәсендә сәүдә иттек. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган бу ярминкәдә республиканың барлык шәһәр-районнарыннан мәгариф учреждениеләре катнашты. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрен шәхсән үзе карап чыкты, эшчәнлегебезне югары бәяләде.
Кошман мәктәбе коллективы да, башка мәктәпләр кебек үк, ярминкәгә мулдан әзерләнеп килгән.
— Яшелчәләрдән тыш, камыр ризыкларын да күп алып килдек. Безнең юка, пирогларны ел да тиз алып бетерәләр, җитми дә кала. Быел 150дән артык юка алып килгән идек, тиз сатып бетердек, хәтта җитмәде дә. Камыр ризыкларын укучыларның әниләре пешерде. Рәхмәт аларга. Безгә заказны алдан биреп куючылар да күп, — диде Кошман мәктәбе директоры Равилә Гаффарова.
Кече Мәме мәктәбе коллективы ярминкәдә товар сатудан кергән акчаны тулысынча махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен маскировка челтәре үрүгә материаллары сатып алуга тапшырган.
Конкурста Федоровское, Олы Кайбыч һәм Кече Мәме мәктәпләре призлы урыннарны яулады. Барлык мәктәпләргә дә акчалата сертификатлар, дипломнар тапшырылды.
Нет комментариев