Олы Кайбычта Халыкара өлкәннәр көненә багышланган традицион ярминкә зур колач белән үтте.
Бу көн район халкы һәм кунаклары өчен чын бәйрәмгә әверелде.
Авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, Мәлки кулланучылар җәмгыяте, балык хуҗалыгы һәм башкалар үз продукциясен тәкъдим итте. Ярминкәдә ашлык, фураж, салам, печән, яшелчә, җиләк-җимеш, балык, үсентеләр, бал, сөт продукциясе, камыр ризыклары һәм башкаларны сатып алырга мөмкин иде.
Беренче сатып алучылар ярминкәгә иртәнге сәгать җиделәрдә үк килә башлады. Күңелле музыка бәйрәм кәефе тудырды, ә сатучылар белән сатып алучыларның елмаюлары чараның уңышлы үтүен раслады.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы, башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре сәүдә рәтләрен карап чыкты, бәяләр һәм товарларның сатылуы белән кызыксынды.
Ярминкәгә килүчеләр оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт әйтте.
— Район җитәкчелегенә, авыл җирлекләренә, хуҗалыкларга мондый кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен зур рәхмәт, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Олы Кайбычта яшәүче пенсионер Тәслимә Нурмөхәммәтова. — Бәяләр дә кулай, ассортимент та зур. Безнең кебек өлкән яшьтәгеләр өчен аралашу да бик мөһим. Күптән күрмәгән танышларымны очраттым, рәхәтләнеп сөйләштек.
Район халкы өчен бу ярминкә кышка сыйфатлы продукцияне арзан бәядән сатып алу гына түгел, ә аралашу өчен дә менә дигән форсат булды.
Нет комментариев