Кайбычта Зөя буе татарлары тарихына багышланган конференция узды
Хәбәрләр

Кайбычта Зөя буе татарлары тарихына багышланган конференция узды

Кайбычта узган «Зөя буе татарлары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов һәм танылган җәмәгать эшлеклесе Рәмис Хәялиев катнашты.

Җитәкчеләр, шулай ук Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлегенең әйдәүче фәнни хезмәткәре Фәридә Таһирова, А. Х. Халиков исемендәге Археология институтының тикшеренүләр бүлеге мөдире Радион Хәмзин, ТР Милли китапханәсенең татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлегенең сектор мөдире Лениза Заһитова чыгыш ясады. Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева, Ульянково мәктәбенең тарих укытучысы Олег Калеевның чыгышларын тыңладык.

Фойеда оештырылган күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан Зөя буе татарларының тарихына, мәдәниятенә һәм мәгърифәтенә кагылышлы бик күп басмалар урын алган иде. «Волга-Свияжский водный путь», «Список селений Казанской губернии», «История землевладения Свияжского уезда», «Документы по истории Казанского края» кебек инде күптән нәшер ителгән тарихи хезмәтләр, шулай ук 1957 елда дөнья күргән «Г. Кайбицкая» исемле китаплар тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Күргәзмәдә төбәк һәм авыллар тарихына багышланган басмалар да киң урын алды. Алар арасында Кадыйр Галимовның «Эзле Чәчкаб» һәм «Кайбыч таныклыгы», Зөһрә Фәизованың «Туган ягым — гөлләр иле», Эльмира Сәлахованың «Ике авылым — ике канатым», Нурулла Бикмуллинның «Яңа Чәчкаб авылы: ата-ана нигезе», Авзал Шамовның «Зөя буенда», Гакыйл Сәгыйтовның «Тормыш җиле» һәм «Морза Бәрлебашы — чорлар юлдашы» кебек китаплар бар иде.

Конференциянең өч көнендә дә актив катнашкан җәмәгать эшлеклесе Рәмис Хәялиев залдагы тарихчыларны һәм туган якны өйрәнүчеләрне һәр авылның тарихын китап итеп бастырырга чакырды. Ул Олы Кайбыч, Кошман, Кече Кайбыч, Борындык кебек зур авылларның тарихи китаплары әле дә юклыгын искәртте һәм, бу эшне сузмыйча, материаллар туплый башларга кирәклеген ассызыклады. Автор үз чыгышында: «Бу эштә янып йөрергә, авыл тарихы белән „авырырга“ кирәк», — дип белдерде һәм якын арада Чүти авылы турында яңа китап дөнья күрәчәген әйтеп сөендерде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов үз чыгышында болай диде:

— Бу минем Кайбычка өченче тапкыр килүем. Кайбыч — миллилеге көчле булган төбәк, монда төрле милләт вәкилләре үз телен, мәдәниятен саклап яши. Узган килүемдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә басып, Габдулла Тукайның "Туган тел«ен җырлавыгызга сокланып киткән идем. Берәүнең дә телсез, мәдәниятсез яшисе килми. Казанда ел саен үткәрелә торган татар дин әһелләре форумында бер чыгыш ясаучының сүзләре истә калды: Ходай безне төрле милләтләр итеп яраткан һәм бу — безнең тәкъдир. Без — татарлар, димәк, бу тәкъдиргә каршы бару — Ходайга каршы бару булачак. Телебезне саклап яшик! Бу конференциянең төп максаты — төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр тудыру.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чиратында галимнәргә рәхмәт белдерде һәм район җитәкчелегенең алга таба да тарихчылар белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын җиткерде:

— Безнең як тарихы әле тиешенчә өйрәнелеп бетмәгән дип саныйм. Район оешуның беренче ун елында без аякка бастык, тарих белән шөгыльләнергә вакыт җитмәде. Икенче ун еллыгы да зур төзелешләр белән узды. Нәкъ менә шушы чорда тарихка кызыксыну да арта башлады: авыллар турында яңа китаплар дөнья күрде, борынгы каберлекләр өйрәнелде, яңа музейлар ачылды. Хәзер исә без бу эшкә тулысынча өлгердек. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», диләр, без җиде буынны белергә һәм тарихи үткәнебезне тирәнрәк өйрәнергә тиешбез.

Ирек Шәрипов, конференцияне йомгаклап, киләчәк буыннарга шундый бай тарихи мирас калдыруны биредә катнашучыларның төп миссиясе дип атады.


Нет комментариев