Кайбычтан махсус операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм озатылды
Хәбәрләр

Кайбычтан махсус операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

Олы Кайбыч авылыннан махсус хәрби операция зонасына Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз Резедә Маматаджиева җитәкчелегендәге «Желаем мирного неба» хәйрия фонды туплаган гуманитар йөкне, ике «Газель» автомобиленә төяп, Кайбычка алып кайтып, Рөстәм Хикмәтуллинның шәхси фургонына төяделәр.

Бу юллы маршрутлары Луганск, Донецк халык республикалары, Херсон өлкәсе аша үтәчәк. 

Резедә Маматаджиева әйтүенчә, алар махсус хәрби операция зонасындагы егетләр белән тыгыз элемтәдә тора. Гуманитар ярдәм туплаганда да якташларыбыз сораган әйберләрне алырга тырышалар. Югары Ослан, Мөслим районнары, Казан шәһәренең төрле оешма, учреждениеләре туплаган ярдәмдә пластик канистрлар, дизель генераторы, Сватово шәһәрендә яшәүче балалар өчен китаплар, уенчыклар, җиңел автомобильләргә, квадроциклларга көпчәкләр, шәхси посылкалар, маскировка челтәрләре һәм башкалар бар. Рөстәм Хикмәтуллин егетләргә «УАЗ» автомобиле дә алып бара. 

Йөкне төяргә районыбызның төрле авылларыннан ир-егетләр килгән иде.


Нет комментариев