Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта, урып-җыю белән беррәттән, көзге чәчү эшләре дә бара

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән бүгенгә алынган мәгълүматларга караганда, игенчеләр 77,9 процент мәйданда бөртеклеләрне җыеп алган. Уҗым культураларын һәм борчакны урып-җыю төгәлләнгән. Сабан культуралары 8200 гектар мәйданда суктырылган. Бу 61,2 процент дигән сүз.

Урып-җыю белән беррәттән, салам җыю да бара. Ул 4 мең тонна әзерләнгән. 5200 гектарда туфрак эшкәртелгән. Уҗым культураларын 11345 гектарда чщчъ планлаштырыла. 6 мең гектарда бодай, 600 гектарда арыш чәчелгән. Бу 58 процентны тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре бәя биргәнчә, кыр эшләре оешкан төстә башкарыла, көзге культураларны чәчү оешкан төстә бара. Һава торышының җылы һәм коры торуы нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев