Әлеге фотоны Чүтигә баргач төшереп кайткан идек. Данлыклы Чүти авылының мәчете бу. Гаҗәеп матурлык, килешәсездер?! Авылларга барган саен зәвык белән эшләнгән матур-матур өйләрне, шау чәчәккә күмелгән бакчаларны күреп сокланып кайтабыз. Олы Кайбычны инде әйткән дә юк - елдан-ел матурлана. Соңгы елларда Кайбычыбыз тамырдан үзгәрде. Чәчәкләргә караган саен, кәеф күтәрелә. Җәй...
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, уйлаштык-уйлаштык та, өр-яңа бәйге игълан итәргә булдык. Без аны "Өйалдыбыз - гөлбакча" дип атарга булдык. Сездән фотографияләр көтеп калабыз. Чәчәк бакчаларыгызны фотога төшереп, редакциябезнең электрон почтасына җибәрегез. Без аларны билгеле бер көнне (фотолар ничек килүгә карап) сайтыбызга эләчәкбез. Ә җиңүчене укучыларыбыз билгеләячәк, ягъни сайтыбызга кереп, һәркем үзе ошаткан фотога тавыш бирә алачак. Иң күп тавыш җыючы фотоның авторын (бакча хуҗаларын!) газетага язачакбыз. Фотография җибәргәндә авылыгызны, тулы исем-фамилиягезне һәм телефоныгызны язарга онытмагыз. Әйдәгез, кайсыгыз беренче?!
Нет комментариев