Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч савымчысы Россия буенча икенче урынны яулады!

Хуҗа Хәсән фермасы савымчысы Мария Таймасова Түбән Новгород өлкәсендә бөтен Россия күләмендә үткәрелгән машина белән сыер саву операторлары бәйгсендә икенче урынны яулады. Кайбыч кызының Татарстанны бөтен Рәсәй буенча танытуы барыбыз өчен дә зур горурлык! 56 иң алдынгы савымчы арасында икенче булу өчен никадәр көч куярга туры килгән аңа!

Илебезнең барлык төбәкләреннән дә җыелган савымчылар катнашындагы бәйге 8-11 сентябрьдә өлкәнең Дальнеконстантин районының "Тепелево" җәмгыятендә узган. Бәйгедә катнашучыларның барысы да үзләрендә республика буенча җиңү яулаучылар, шуңа да монда савымчыларның иң-иңнәре генә җыелган. Маринаның җиңүе безнең районда үз эшенең чын остасы эшләгәнлеген күрсәтә. Мондый дәрәҗәдәге бәйгедә беренче генә тапкыр катнашуы булса да ул теоретик сорауларга да төгәл җавап биргән, практик яктан да, ягъни машинаны тизлеккә сүтеп җыйганда да осталыгын күрсәткән, бер дә каушап калмаган.
Әлеге бәйгене ачу тантасында Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Евгений Люлин, өлкәнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ресурслары министры Алексей Морозов катнашкан. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылучы бу бәйге ике елга бер тапкыр уза, быелгысы- 25 нче. Аның максаты-машина белән сыер саву операторлары арасындагы алдынгы тәҗрибәне тарату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев