Казан инвалид балалы гаиләләргә ярдәм итүгә 3,5 млн сум юнәлдерәчәк
Хәбәрләр

Казан инвалид балалы гаиләләргә ярдәм итүгә 3,5 млн сум юнәлдерәчәк

1-10 декабрьдә Казанда Инвалидлар декадасы узачак.

Чара кысаларында инвалид балалар тәрбияләүче 440 гаилә шәһәр бюджетыннан матди ярдәм алачак. 

Ярдәм берничә категория гаилә өчен каралган. Аны ике һәм аннан да күбрәк инвалид балалары булган гаиләләр, шулай ук ата‑аналарның икесе дә I яки II төркем инвалид булган һәм балигъ булмаган балаларын тәрбияләгән гаиләләр ала алачак. Ялгыз ата‑аналарга да ярдәм каралган: I яки II төркем инвалидлыклары булган һәм инвалид бала тәрбияләүчеләргә дә, бер яки берничә инвалид бала турында кайгыртучы инвалидлыксыз ата‑аналарга да.

Түләүләрнең гомуми суммасы якынча 3,5 млн сум тәшкил итәчәк.

Хәзерге вакытта Казанда 84 меңнән артык инвалид яши, шуларның 6526сы — балалар. Казанның мәктәпкәчә белем бирү системасында 1197 инвалид бала тәрбияләнә. Гомуми белем дәрәҗәсендә шәһәрнең муниципаль мәктәпләрендә 1267 инвалид һәм 1782 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала белем ала.


Нет комментариев