Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Киләсе елда да очрашырга насыйп булсын

Мөселман дөньясы сагынып көтеп алган изге Рамазан ае да үтеп китте.

Бу айда халкыбызның киң күңелле булуы аеруча ачык күренде. Көннәр буена авызына ризык капмыйча, бер тамчы су эчмичә ураза тотучылар өчен ифтар ашлары үткәрүчеләр күп булды. Әлеге игелекле эштә елдагыча спонсорлар – төрле өлкәләрдә бизнес белән шөгыльләнүчеләр, башка шәһәрләрдә яшәүче якташларыбыз быел да үрнәк күрсәтте. Без бу хактагы мәгълүматларны социаль челтәрләрдә яктыртып бардык. Ульянковода кафе ачып җибәргән Галиәсгар Гыймалтдиновның, бер караганда, безнең районга әлләни катнашы да юк кебек. Үзе Чувашиянең Комсомол районыннан. Күңелендә иман нуры, динебезгә хөрмәте зур булгач, ул быел да Кайбычның хөрмәткә лаек өлкән буын кешеләре, ураза тотучылар өчен ифтар ашы үткәрергә уйлаган. Узган елдагы кебек, аның көнен кадер киченә билгеләгән иде. Икенче елга да, исән-сау булсак, шушында җыелабыз, диде. Ифтарда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Ульянково, Олы Кайбыч, Чүти, Салтыйган авылы, авылдашлары – Комсомол районының Каенлык авылында яшәүчеләр катнашты. Мәҗлес башланганчы, Галиәсгар ага белән дингә ничек килүе хакында сөйләшеп алдык. – Безнең Каенлык авылында дин тыелган совет чорында да дингә ихтирам зур булды. Малай чакта ук ураза тотып үстек. Әбием Мөнирә бик укымышлы кеше иде. Шуңа да кечкенәдән догалар өйрәтте. Коръән ашларына йөргәндә, мине үзеннән калдырмады. Гаиләдә биш кыздан соң туган, көтеп алынган малай мин. Әбием миңа исемне туганчы ук сайлап куйган. Минкәүсәр һәм Гаязетдин Гыймалтдиновлар гаиләсендә 11 бала үстек. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта сигезебез генә исән. Туганнарымның барысы да намазда, ураза тоталар, – диде әңгәмәдәшем. – Ифтар ашы арабыздан вакытсыз киткән туганнарым, хәләл җефетем Рамилә рухына дога булып ирешсен иде. Су, җимешләр белән авыз ачкач, ахшам намазын укыдылар. Аннары мул итеп әзерләнгән табыннар артына утырдылар. Рәмис Хәялиев залдагыларны Рамазан ае белән тәбрикләде.
 – Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Рамазан аенда, әлеге мул табыннар артында сезнең белән очрашуыма бик шатмын, – диде ул. – Галиәсгар Гаязетдин улы мәҗлесләрне шулай зурлап үткәрергә ярата. Күргәнегезчә, биредә районыбызның берничә авылыннан, ызандаш күршебез Чувашиядән дә туганнары килгән. Халкыбызны берләштерүдә, үзара тату мөнәсәбәт урнаштыруда башкарган эше өчен аңа шәхсән рәхмәтемне җиткерәм. Чүти авылы имамы Рәшит хәзрәт Вилданов та ифтарны үткәрүчеләргә олы рәхмәтен әйтеп, таратылган сәдакаларга дога кылды. Аның авылдашы Илнар Җиһаншин, күңелләргә үтеп керерлек итеп, Коръән сүрәләре укыды. Ул Болгарда Ислам университетын тәмамлап кайткан, Чүтидә хәзрәтнең ярдәмчесе икән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев