Сынауларга баш имәгән авылдашым
Хәбәрләр

Сынауларга баш имәгән авылдашым

Бүген язмам авылдашым, хезмәттәшем Косякова Василиса Гаврил кызы турында.

Василиса Косякова — хезмәт сөючән, тыныч холыклы, һәр туган яңа көннән ямь табып яшәүче авыл пенсионеры. 1946 елның 9 сентябрендә, сугыштан соңгы авыр торгынлык елларында Хуҗа Хәсән авылында икенче бала булып туган. Әтисе — Бөек Ватан сугышы ветераны, әнисе колхозчы була. Гаиләдә ике кыз туа, тик тормышта төрлесе була, аларга әти назы күреп үсәргә насыйп булмый.

Туган авылында сигезьелык мәктәп тәмамлап, кулына белеме турында таныклык тотып, Василиса Чебоксар шәһәренә юл тота. Башта интернат-мәктәптә эшли, чөнки анда торырга урын бирелә. Соңрак «Чуваш Кабель» заводында станок артында чыбыкларны изоляцияләүче булып эшли. Хезмәт сөючән, тырыш, булган яшь кызны коллективта бик тиз үз итәләр. Планнар арттырып үтәлә, Василиса монда күптөрле дипломнар, рәхмәт хатларына лаек була. Кичке мәктәпкә укырга керә һәм, аны яхшы билгеләргә генә тәмамлап, урта белемле була. Дүрт ел сизелми үтеп тә китә.

1970 елда авылдашы Георгий Мурсяковка кияүгә чыга һәм туган ягына кайта. Ире югары белемле мал табибы була. Олы Подберезье авылында ветеринария участогында эшли. Василиса ире янына китә, Подберезье авылы советына кассир булып эшкә урнаша. Мәхәббәт җимешләре булып бер — бер артлы ике кызлары Лариса белән Марина дөньяга аваз сала. Бик бәхетле көннәре санаулы гына була шул. 1976 елның 23 гыйнварында коточкыч фаҗига килеп чыга. Буранлы төн, Георгий җигүле ат белән кайтырга тиеш була.

Тик юл булмый, күз ачмаслык буран чыга. Георгийның үле гәүдәсе генә табыла. Бер елдан соң Василиса Хуҗа Хәсәнгә кайта һәм Киров исемендәге колхозда кассир булып эшли башлый. 1977 елдан башлап, 2011 елга хәтле отпуск ялын да алмадым, дип искә алды Василиса, минем белән аралашканда. Ул, колхозда чөгендер үстереп зур уңыш алган өчен, авылы хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Василиса Косякованың 50 елдан артык эш стажы бар.

1983 елда ул Петр Косяков Петр белән гаилә кора. Бер ул, бер кыз үстерәләр. Язмыштан узмыш юк, ди халык. Монда да язмыш аны кызганмый, Петр авырый башлый. Чире көчле була, ул да вафат була. Кызганычка каршы, олы кызы Лариса да 4 ел элек каты авырудан соң мәңгелеккә күзләрен йомды. Бу югалтуны Василиса бик авыр кичерә, тик югалып калмый. Яшәргә, эшләргә көч таба. Ветераннар советы, клубта оештырыла торган чараларда актив катнаша, «Өченче буын университеты» проекты буенча оештырылган укуларга йөри. Василиса Косякова — бүгенге көндә яраткан әни, дүрт оныгына дәү әни. Балалары югары белемле, яраткан хезмәтләрен башкаралар.

Ике кызы гаиләле. Рената — Мәскәүдә, Марина Канашта яши һәм эшлиләр. Улы Василий әлегә өйләнмәгән. Әниләрен яраталар, булышып, хәлен белешеп торалар. Җәйләрен Василиса оныклары белән шатланып яши, алар белән кош-корт үстерә, бакчада эшли. Матур бакча гөлләре капкадан керүгә күңелгә дәрт өсти.

Авылдашым күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны балалары, оныклары, якыннары зурлап котлады. Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, район башлыгы исеменнән котлап, аның Рәхмәт хатын тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева истәлекле бүләк тапшырды. 

Ольга Боярина, Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе


Нет комментариев