Хөрмәтле мөселман кардәшләрем!
6 июньдә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп уза. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
— Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән чын йөрәктән ислам динендәге мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Бу мөкатдәс көннәрдә барлык мөселманнар, күңелләрен һәм уйларын Мәккә тарафына юнәлтеп, чиксез рәхмәте өчен Бөек Аллаһны олылап гыйбадәт кыла. Корбан бәйрәме — рухи пакьләнү, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле гамәлләр вакыты. Изге урыннарга хаҗ сәфәренә барган һәм гөнаһларын ярлыкауны сорап корбан чалган мөэминнәрне һичкайчан кыйммәтен җуймас рухи-әхлакый маяк­ларга йөз тотып, камиллеккә, миһербанлылыкка һәм гаделлеккә ирешү омтылышлары берләштерә. Без җаннарыбызга иман нуры иңдерүен, тормышыбызга күркәм мәгънә өстәвен сорап, дөньяда бердәмлек, тынычлык һәм татулык урнашсын дигән теләкләр белән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең ризалыгы өчен кылган догаларыбыз кабул булыр дип, ихластан өмет итәбез. Районыбыз мөселманнарының православие һәм башка дин вәкилләре белән берлектә мохтаҗларга, өлкәннәргә, күпбалалы гаиләләргә һәм Ватанны саклаучыларның якыннарына зур ярдәм күрсәтүе борынгыдан туплана килгән хак рухи хәзинәләрне танып, шуларга нигезләнеп яшәвенә тагын бер дәлил булып тора.
Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим. Игелекле ниятләрегезне тормышка ашыруда Аллаһ сезне ярдәменнән ташламасын. Бәйрәм мөбарәк булсын!
Нет комментариев