Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары бассейнга зур шатлык һәм канәгатьлек белән йөриләр.
Суда йөзү алар өчен күңелле уен гына түгел, ә сәламәтлекне ныгыту, организмны чыныктыру өчен дә бик файдалы.
Бассейнда балалар суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнәләр, яңа йөзү күнекмәләрен үзләштерәләр, бер-берсе белән көч сынашалар. Сәламәт тәндә — сәламәт рух! Нәкъ менә шуңа күрә укучылар бассейннан һәрвакыт күтәренке кәеф белән чыгалар.
Нет комментариев