Алтын көзнең ямьле бер көнендә республика районнары укытучылары Кошман авылы мәктәбенә җыелды.
«Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе — 2026» һөнәри осталык конкурсының йомгаклау этабы монда узды.
Республика бәйгесенең Кошманда узуы очраклы гына түгел. Чөнки бәйге нигезләмәсе буенча узган елгы бәйгедә кайсы мәктәп укытучысы җиңгән, икенче елны җиңүчеләрне шул мәктәп кабул итә. Былтыр бу мәктәпнең информатика укытучысы Алмаз Җиһаншин җиңгән иде.
Конкурс финалында сигез укытучы һәм дүрт тәрбияче үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтте. «Авыл укытучысы» исеме өчен Азнакай районының Урманай авылы мәктәбенең тормыш иминлеге дәресләре укытучысы Дамир Төхбәтуллин, Актаныш районының Пучы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ангелина Шәрифуллина, Әлки районының Базарлы Матак мәктәбенең математика укытучысы Гүзәл Садриева, Апас районының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Гомәров, Балтач районының инглиз теле укытучысы Альбина Садыйкова, Түбән Кама районының Шәңгәлче мәктәбенең физика, математика укытучысы Лилия Абунәгыймова, Питрәч районының Шәле мәктәбенең биология, химия укытучысы Наилә Җәләлиева, Сарман районының Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Нәҗметдинова көрәште.
«Авыл тәрбиячесе» бәйгесендә Балтач районының Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Гатауллина, Кукмара районының Чишмәбаш авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Дәүләтшина, Нырья балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Егорова, Питрәч районының Көек балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Гафурова катнашты. Бу тәрбиячеләр Кошман балалар бакчасында осталыгын күрсәтте.
Педагогларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин сәламләде. Жюри әгъзалары — «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге начальнигы Роза Шәяхмәтова, милли белем бирү бүлеге начальнигы Энҗе Гыйззәтуллина, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина, «Мәгариф» журналы редакторы Гөлүсә Закирова һәм башкалар бәя бирде.
Жюри рәисе Рәсимә Шәмсетдинова билгеләп узганча, быел бәйгегә Татарстанның төрле районнарыннан 265 гариза кабул ителгән. Беренче этапта алар «Авыл мәктәбе: кичә, бүген, иртәгә», «Минем дәрес: авыл укытучысы язмалары», «Минем сыйныф»: сыйныф җитәкчесе тормышы кебек темаларга иҗади эш әзерләп җибәргән. Икенче этапта катнашучылар жюри игътибарына үзләренең педагогик эш тәҗрибәсен күрсәткән видеоролик тәкъдим итте. Өченче этапка узучылар Кошман мәктәбенә финалга җыелды.
— «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе» бәйгесе балалар бакчаларында, мәктәпләрдә эшләүче тәрбиячеләр, укытучыларның абруен күтәрү, педагогларның иҗади активлыгын үстерү, алдынгы һәм инновацион алымнарны куллануга омтылышын арттыру, укыту һәм тәрбия бирү нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан үткәрелә,— диде Рәсимә Шәмсетдинова.
Кукмара районының Чишмәбаш авылыннан килгән тәрбияче Миләүшә Дәүләтшина Кошман авылын бик яратып китүен әйтте.
— Кайбыч якларында әле беренче тапкыр гына булуым. Безне бик кунакчыл каршы алдылар. Мул итеп табыннар корып куйганнар. Мәктәптә дә, балалар бакчасында да бик матур, бар җирләре көлеп тора. Бу бәйге безгә үз-үзебезне күрсәтү, һөнәри яктан үсеш өчен кирәк, — диде ул.
Җиңүчеләрнең исемнәрен 2 октябрьдә Казанда Укытучылар көне уңаеннан үткәрелүче республика күләмендәге тантанада игълан иттеләр. Питрәч районының
Шәле мәктәбенең биология, химия укытучысы Наилә Җәләлиева җиңү яулады. Бу районнан Альбина Гафурова авылның иң яхшы тәрбиячесе исеменә лаек булды.
Бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, «Мәгариф» журналы редакциясе белән берлектә быел 13 нче тапкыр оештырылды.
Нет комментариев