Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган авылдашым Нияз Халитовның якты истәлегенә багышлана.
Дошман диңгез артында
Теш кайрый һаман.
Сабырлыгы илебезнең
Җуелды тәмам.
Украина чигендә
Башланды бәрелешләр.
Ватан-Ана улларын
Чакырды берләшергә.
Повестка алып кулына,
Ватанпәрвәр Нияз да,
Салып биштәрен иңенә,
Китте чыгып шул көннән.
Военкомат ишегалды
Сагышларга уралган.
Туганнарын озатырга
Бик күп кеше җыелган.
Елый солдат аналары,
Әтиләрен кочкан балалары.
Кулдан төшми, «әттә», «әттә» диеп,
Чырык, чырык көлә сабыйлары,
Озата килгән сөйгән ярлары.
Сугыш бит ул... уен гына түгел,
Сугыш — исеме үк хәтәр.
Сугыш бит ул... Сугыш
Булмас югалтуларсыз.
Чү, туктагыз, тын калыгыз!
Иреште килеп кайгылы хәбәр.
Яу кырында авылдашыбыз Нияз
Һәлак булган диләр.
Җил туктады исүеннән,
Селкенми яфрак.
Юк, юк ышанмый күңел,
Ялгыш ишетте бугай колак.
Кайгы сарган солдат анасының
Әрнеп сызланды җаны.
Я, Аллам, яу кырында
Ятып калган газиз баласы.
Дәшми ана, уйга чумган,
Укып алды «Әлхәм» сүрәсен.
Ана белән бала арасына Аллаһ
Күпер салды күрәмсең.
Ана белән улы сөйләшә,
Аллаһ сузган җепләр аркылы.
Диңгез булып тулган күз яшьләре
Ярларыннан тышка ташыды.
Һәм улының балачагын
Үтте ана искә төшереп.
Үбеп алды бит очыннан,
Эндәште назлап, сөеп.
Кинәт улы күзен ачты,
Елмайды ихлас итеп.
Менә-менә телгә килде.
Алган әнисен көтеп.
Улы сөйли, ана тыңлый.
Сөйләр сүзләр җыелган,
Тик күбесе сер шул аның,
Сөйләр өчен тыелган.
Ерак юллар иңләп кайттым,
Күзәтеп тирә-якны.
Туган авылым Мөрәлене
Сагынганмын шулчаклы.
Туган туфрак тартты мине,
Кайттым туган авылга.
Җирләгез мине, әнием, сугыш
Кичкән бабаларым янына.
Йорт түбәсеннән була иде
Кыш көне кар таулары.
Агач автомат тотып кулга,
Уйный идек сугышлы.
Казый идек окоп, лабиринтлар
Кар таулары астыннан.
Кайтыгыз, салкын, туңасыз, дип,
Чыга идең артымнан.
Тәгәрәшеп уйнап үстек,
Көтү көттек авыл башында.
Балык тоттык, су коендык
Ямьле Бәрле елгасында.
Кайта идем отпускага,
Әни, сине зарыгып.
Китә идем хәрби частькә,
Дусларымны сагынып.
Сөйлә әле, дип, миннән,
Гел сорыйсыз нәрсәдер.
Юк сөйләмим, сез бит аны
Аңламыйсыз барыбер.
Күргәннәргә — сабырлык,
Күрмәсен күрмәгәннәр.
Киселмәсен яшь гомерләр,
Килсен илгә тынычлык.
Әйтә идең, әни, һәрвакытта,
Укы, дип «Әлхәм», «Ихлас» догасын.
Кем белә бит кайчан,
Кайда җанның чыгасын.
Хәрби кием кидем өскә,
Корал алдым кулыма.
Патриоты мин туган ягымның,
Ант иттем Ватаным алдында.
Тайпылмадым, сынмадым,
Тугры калдым антыма.
Хезмәт иттем туган илнең
Тынычлыгы хакына.
Хәрби бурыч үтәргә
Кердек алгы сызыкка.
Берөзлексез ут яудыра дошман,
Калдык ут яңгыры астында.
Күп дусларым яу кырында
Ятып калдылар.
Бик күпләре госпитальгә
Яраланып кайттылар.
Яратмадым зарланырга,
Әни, син дә зарланма.
Мин үлмәдем, мин исән
Яшим синең җаныңда.
Күбәләк булып кайтырмын
Керфегең очларына.
Күгәрчен булып гөрләрмен
Тәрәзә кыегында.
Сыерчык булып кайтырмын,
Ямьле язлар җиткәндә.
Талпынып сайрап юатырмын
Күңелләрең төшкәндә.
Сандугач булып сайрармын,
Алмагач бакчасында.
Карлыгач булып оя ясап,
Яшәрмен чоланыңда.
Җиңел генә бирелмәде,
Булды авыр чаклар да.
Түземле халык татар,
Сабырлык безнең канда.
Алла боерса, сугыш бетәр,
Җиңеп кайтырбыз тиздән.
Дошман күпме шапырынмасын,
Без аны гына күргән.
Тарих шулай языладыр,
Кабатлана, күрәсең.
Бабайларым узган сукмаклардан
Миңа язган үтәсе.
Менә шулай 42 яшьтә
Өзелде яшь гомерем.
Сагынсаң, күрәсең килсә,
Төшләреңә керермен.
Гафу ит, әни, бәхил бул,
Төрле чагым булгандыр.
Тыңламаган шук чакларым
Күңелеңдә калгандыр.
Бик рәхмәтлемен сиңа,
Әнием булган өчен.
Сынмасын сабыр канатларың,
Зинһар, мине кичер.
Елама, әни, сөрт күз яшең,
Түзми дисәң дә йөрәк.
Калган балаларың өчен
Бу тормышта син — терәк.
Соңгы мәртәбә бүген
Әнием, дип эндәшәм.
Мәңгелеккә дип китәм,
Күрешә алмабыз бүтән.
Апаларым Зөлфия, Лилия,
Энеләрем Илнар, Роберт,
Соңгы тапкыр күрешәбез,
Миңа китәргә вакыт.
Соңгы юлга озатырга
Күпме кеше җыелган.
Ихтирамыгыз өчен рәхмәт,
Хушыгыз, авылдашлар.
Сүз бирик анага да,
Бардыр әйтер сүзләре.
Җыелмасын авыр хисләр,
Сыкранмасын йөрәге.
Юк, сорамыйм, аңлыйм улым,
Аңлыйм күз карашыңнан.
Илең өчен син — каһарман,
Минем өчен син — балам.
Шулай язгандыр күрәсең,
Без күрәсен кем күрсен.
Ата, анадан алда
Бала гүргә керәсен.
Каберең якты, нурлы булсын,
Урының булсын җәннәттә.
Нәрсә кылыйм, кемнән сорыйм,
Булмый берни эшләп тә.
Аллаһтан сорыйм сабырлык,
Шат булсын рухың.
Барып ирешсә иде, Раббым,
Укыгын догаларым.
Өстәлемдә фоторәсемең,
Елмаеп төшкәнсең икән.
Чыкмассың, улым, исемнән,
Син минем өчен — исән!
Иле, халкы өчен гомерен биргән,
Ватанпәрвәр, тугры калган антына,
Дан җырлыйбыз каһарманнарга,
Баш иябез алар алдында.
Хуш, Нияз, йокла тыныч,
Газиз улы туган авылның.
Үлемсез солдаты туган илемнең,
Патриоты туган ягымның.
Мәдинә Салавиева, Мөрәле авылы
Нет комментариев