Олы Кайбычның «Имәнлек» паркында «Җырлыйк әле» дип исемләнгән кичке концерт булды
Хәбәрләр

Олы Кайбычның «Имәнлек» паркында «Җырлыйк әле» дип исемләнгән кичке концерт булды

Аны районыбызның төрле авылларыннан җыелган татар коллективлары куйды.

Ә мин анда Кече Кайбыч мәдәният йорты мөдире һәм җыр укытучым Рәйсә Маликовна белән җырладым. Рәйсә апам ярдәмчел, яхшы күңелле кеше. Ул миңа һәрвакыт булыша. Без Рәйсә апам белән төрле чараларда катнашып торабыз, һәрвакыт аралашабыз. Мин концерт вакытында Рәйсә апа Бикмуллина һәм Илгиз абый Борһанов белән фотога да төштем. Илгиз абый Борһанов Морза Бәрлебашы клубы мөдире. Ул — безнең районыбызның Салаваты. Чөнки аның тавышы Салават абый Фәтхетдиновныкына охшаган. Искиткеч матур җырлый. Рәйсә апа белән Илгиз абый районыбызда булган бөтен бәйрәмнәрдә дә диярлек чыгыш ясый. Мин аларны белүемә, алар белән сөйләшеп йөрүемә чиксез шатмын.

Алар миңа һәрвакыт төпле киңәшләрен бирә. Мин Рәйсә апа белән Илгиз абыйга исәнлек-саулык, бәхет-шатлык телим. Иҗади чишмәгез саекмасын, һәрвакытта да шулай мөләем, шат күңелле булып калыгыз!

Ислам Сабитов, Олы Кайбыч авылы


Нет комментариев