Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район үзәгендә боз мәйданчыгы янында урнашкан ял паркында төзекләндерү эшләре барышы белән танышты.
Ремонт эшләрен Фәнис Хәйруллин җитәкчелегендәге «Вика» төзелеш фирмасы алып бара. Эш барышын карауда район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров та катнашты.
Төзүчеләр биредә брусчаткалар җәю, ясалма күл тирәли вакташ салу төгәлләгән. Хәзерле вакытта яктырткычлар кую, тактадан тротуарлар ясау, кара туфрак тарату, күл буена ком түшәү эшләре башкарыла.
Альберт Илгизәрович төзүчеләр эшенә уңай бәя бирде, киңәшләрен дә җиткерде. Төзекләндерү эшләре киләсе елда да дәвам итәчәк.
Нет комментариев