Олы Урсак авылының ак әбисенә 95 яшь тулды
Хәбәрләр

Олы Урсак авылының ак әбисенә 95 яшь тулды

Бала чагы Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән тыл хезмәтчәне, хәзерге вакытта Олы Урсак авылында яшәүче Наҗия Җамалетдин кызы Әхмәтшина бүген үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе булган Наҗия Әхмәтшинаны олуг бәйрәме белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котларга ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиева, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигьмәтҗанова, Олы Урсак авылы китапханәсе мөдире Гөлфирә Хәмзина килгән иде. Равия Камалиева юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт хатын, район башлыгының котлау открыткасын, бүләген тапшырды. 

Аның котлауларына Гөлия Нигъмәтҗанова, Гөлфирә Хәмзина да кушылды, бүләкләрен тапшырдылар. 

Юбилярны котларга шулай ук, Мәскәү шәһәреннән кызы, улы, Казан шәһәреннән туганнары кайткан иде. 

Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.


Нет комментариев