Олы Кайбыч һәм Иске Чәчкаб авылларында үзара салым акчасын түләмәүчеләр бар
Хәбәрләр

Олы Кайбыч һәм Иске Чәчкаб авылларында үзара салым акчасын түләмәүчеләр бар

Район административ комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда үзара салым акчасын түләмәүчеләргә карата төзелгән беркетмәләр каралды.

Узган елның 30 ноябрендә актив рәвештә референдум үткәрелгәннән соң, районыбызда яшәүче күпчелек кеше үзара салым акчасын түләп бетерде. Әмма түләмәүчеләр дә бар. Олы Кайбыч авылыннан шундый ике, Иске Чәчкаб авылыннан бер кешегә беркетмә төзелде. Алдан кисәтелгәнчә, әлеге кешеләргә административ җаваплылык каралган. Утырышта референдум - муниципаль-хокукый акт икәнлегенә һәм аны үтәү бөтен кешегә дә мәҗбүри булуына басым ясалды.


Олы Кайбыч һәм Иске Чәчкаб авылларында үзара салым акчасын түләмәүчеләр бар

Нет комментариев