Рәзинә Хәйретдинова, Олы Кайбыч мәктәбенең педагог-оештыручысы: «Һәр эшкә дә өлгерә»
Хәбәрләр

Рәзинә Хәйретдинова, Олы Кайбыч мәктәбенең педагог-оештыручысы: «Һәр эшкә дә өлгерә»

Мәктәбебездә белем алучы барлык укучылар да сәләтле.

Әмма һәр нәрсә, һәр төшенчә чагыштырмача бәяләнә. Баланың сәләте дә нәкъ шулай. Кемдер бар яктан да килгән була. Андый балалар белән эшләве — үзе бер рәхәт. 

Унынчы сыйныфны тәмамлаган Азат Мусин — шундый укучыларның берсе. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән сүзләр Азатка туры килеп тора. Ул — уку алдынгысы да, мәктәпнең укучылар советы президенты да. Педагогик класслар укучыларда укытучылык сәләтен ачарга ярдәм итә. Азатның балаларны яратуын, аларның күңелен аңлавын, ярдәмчел булуын белсәм дә, аның үзен бәйгедә сынап караганы юк иде әле. «Иң шәп вожатый» конкурсында катнашырга тәкъдим ясап карагач, ул бераз оялыбрак куйган кебек тоелды. Матур эшләрең бар, кемгәдер үрнәк булыр, башкаларга ярдәмең тияр, дигәч, бик теләп риза булды. Кечкенәдән үк «Авыл денс» бию төркеменә йөрү Азатта үҗәтлек һәм максатларга ирешү кебек матур сыйфатлар тәрбияләгән. Район турында җиңү өчен күп көч куярга туры килде. Дәрестән соң репетицияләр, тырышулар, костюм сайлаулар... Азатның тарих, сәясәт белән кызыксынуы да җиңүгә китерде.

Республика турына узгач, Азатта көч, теләк тагын да артты. Буа шәһәрендә узган республика туры да аңа җиңү алып килде. Азат Мусин иң яхшы вожатыйларның берсе булып танылды. Визит карточкасын да кызыклы итеп әзерләде. Бәйге вакытында югалып калмады. Балалар белән төрле уеннар оештыра белүен дә күрсәтте. 

Азат киләсе елга мәктәпне тәмамлый. Киләчәктә нинди генә һөнәр сайласа да, мәктәптә алган чыныгулар ярдәм генә итәчәк. 

Рәзинә Хәйретдинова,
Олы Кайбыч мәктәбенең педагог-оештыручысы


Нет комментариев