Россиядә 2027 елда балалы гаиләләргә пособиеләр һәм пенсияләргә өстәмә түләүләр артачак
Хәбәрләр

Россиядә 2027 елда балалы гаиләләргә пособиеләр һәм пенсияләргә өстәмә түләүләр артачак

2027 елда яшәү минимумының 6,8 процентка артуы балалы гаиләләргә бердәм пособиенең, пенсияләргә социаль өстәмәләрнең һәм башка түләүләрнең автомат рәвештә артуына китерәчәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгына РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының финанс факультетындагы иҗтимагый финанслар кафедрасы доценты Игорь Балынин хәбәр итте.

Аның мәгълүматлары буенча, 2027 елда бер кешегә яшәү минимумы 20 227 сумга кадәр артачак. Эшкә яраклы гражданнар өчен ул 22 047 сум, балалар өчен — 19 620 сум, ә пенсионерлар өчен 17 395 сум тәшкил итәчәк.

Балынин аңлатканча, төбәк яшәү минимумын 6,8 процентка күтәргәндә, бердәм пособие күләме шулай ук 6,8 процентка артачак.

 


Нет комментариев