Хәбәрләр

Сабырлык белән узган гомер

Сугыштан соңгы авыр еллар! Авылларда торгызу эшләре бара, колхозда иген, шикәр чөгендере үстерәләр, мөгезле эре терлек, дуңгыз үрчетәләр һәм яшелчәчелек белән дә шөгыльләнәләр.

Шәхси хуҗалыкларда да мал-туар, кош-корт асрыйлар, бакчада яшелчә һәм җиләк-җимеш өлгерә. Һәр йортта йон эрли, киндер суга торган җайланмалар бар, кичләрен киндер тукымадан күлмәк теккәннәр, төрле-төрле бизәкле тастымаллар сукканнар, чигү чиккәннәр. Серафима Мурсякова белән очрашканда, ул шушы вакыйгаларны исенә төшерде. Бу эшләрне ул үз куллары белән башкарган һәм һәр мизгел күңел түрендә саклана, ди. 

Серафима Мурсякова 1946 елның 21 август иртәсендә Хуҗа Хәсән авылында колхозчылар гаиләсендә сигез бала арасында өченчесе булып туган.  Кечкенәдән әнисенә булышчы була,  әти-әнисе колхозда хезмәт итә. Әниләре эштән кайткан вакытка су ташып, өйдәге эшләрне башкарып куя торган булганнар. Авыл мәктәбендә җиденче сыйныфны тәмамлагач,  ул фермага бозау карарга эшкә бара. Укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмагандыр, күрәсең, заманасы авыр чорга туры килгән бит. 

– Фермада хезмәт авыр иде, өлкәннәр булышты. Алар инде күптән арабызда юк,  урыннары җәннәттә булсын! – дип искә алды ул алар турында. 
Яшь булса да, Серафима Мурсякова өстәмә эш тә алган, бөтен ферма малына су җылыткан, "кочегар" вазифасын да башкарган. Терлекчелек тармагындагы югары күрсәткечләре өчен аңа грамота бирелә, кыйммәтле бүләкләр белән дә бүләкләнә.  

Авылдашым яшьлек елларын, аулак өйләрдә ничек итеп күмәкләшеп чигү чиккәннәрен, гармунда уйнап җырлап-биеп күңел ачуларын, "Кичке уен", "Пит­рау" бәйрәмнәрендә катнашуларын,  әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне дәвам итеп, төрле чараларда актив булуларын да исенә төшерде. Ул заманда бөтен уеннар урамда булган бит. Шулай итеп, яшьлек дәвам иткән, алар авыл егете Иван Мурсяков белән  гаилә корганнар. Иван да күп балалы гаиләдән, авылда тормыш авыр була. Алар, Канаш шәһәренә килеп, "ВРЗ" да (вагоннар ремонтлау заводы) эшкә урнаша. Өч балага гомер бирәләр, җиде ел заводта хезмәт куялар. Авылны бик сагыналар. Серафима, малларны яратучы терлекче буларак, авылга кайтырга карар кыла һәм иренә бу хакта әйтә. Шулай итеп, алар авылга кайтып төпләнә һәм колхозда эшлиләр. Иван – ремонтлау бригадасында, Серафима  апа дуңгызчылык фермасында. Авылда тагын дүрт балага гомер бүләк итә алар, барысы җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

Тик тормышның да үз кануннары бар шул. 1992  елда 51 яшендә ире, җиде бала әтисе вафат була. Тормыш арбасы тәгәри, балалар да буй җитеп үз тормышлары белән яши. Кайгы җиле төрле яктан килеп чыга бит. Уллары Андрей белән Вячеслав та бер-бер артлы якты дөньядан китеп бара. "Бик авыр булды, Ходайдан түземлек сорадым, шөкер!" – диде Серафима апа. Күптән түгел аңа  80 яшь тулды. Янәшәсендә туганнары, балалары, оныклары, хәлләрен белешеп, булышып, аралашып тора. Авылда гомер итүче кызы Галина һәрвакыт әнисенә күңел җылысын җиткерә. Шунысы яхшы, аларның өйләре янәшә генә. 

Серафима апа гәҗитләр яздыра, аларны укып бара, төрле акцияләрдә актив канаша. Балалары,  алты оныгы, җиде оныкчыгының исән-сау булуына, аларның уңышларына шатланып, һәр туган иртәгә шөкер итә ул. Серафима Мурсякованы юбилее уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән  район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады, Рәхмәт хаты һәм истәлекле  бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева һәм мин дә, зур юбилее белән котлап, аңа матур теләкләр җиткердек. Серафима Артемовна авыл  хезмәткәрләренә, район җитәкчеләренә рәхмәтле булуын, өлкәннәрне хөрмәт итүләре шатлык китерүен әйтте.

Ольга Боярина, 
Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең 
ветераннар советы рәисе


Нет комментариев