Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Шүширмә авылыннан Хәвиевлар гаиләсе рәхмәт белдерә

Кайгы көтмәгәндә килә икән ул.

Каты авырудан соң тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез Мәхмүт Мәлик улы Хәвиевның июльнең соңгы атнасында гомере өзелде. Зур югалту кичергән көннәрдә авыр кайгыбызны уртаклашкан, соңгы юлга озатуда ярдәм итүчеләргә – авылдашларга, туганнарга, күршеләргә, аеруча авылыбызның фельдшеры Гөлкәй Бикмуллинага һәм зур ярдәм күрсәткән Рәмис Хәйретдинов җитәкчелегендәге “Туган Як-АГРО” җәмгыятенә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Авыр көннәребездә безгә булышучыларның барысының да игелекләре гамәл китабына савап булып язылсын. Кадерлебезнең авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты, урыны оҗмахта булсын иде. 

Тирән хөрмәт белән: тормыш иптәше, балалары, оныклары. Шүширмә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев