Чаллы — Түбән Кама трассасында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Fiat Ducato микроавтобусы җиңел машина белән бәрелешкән һәм яны белән ауган.
Авария урынында зур бөке барлыкка килгән. Автобуста 11 кеше булган, аларның икесе зыян күргән. Урынга «Биклән» посты янгын сүндерүчеләре һәм 72нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгән.
Нет комментариев