Бүген Татарстанда антициклон тәэсирендә урнашкан җылы һәм коры һава торышы саклана, әмма температура фоны бераз түбәнәячәк.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада, элеккечә үк, алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшем көтелми.
Җил көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге үзгәрешсез кала — секундына 3- 8 метр. Көндез Татарстан буенча һава +17..+22 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев