Татарстанда яшәүче янгында һәлак булган
Хәбәрләр

Татарстанда яшәүче янгында һәлак булган

Узган төндә Татарстанның Кама Тамагы районында фаҗига булган.

"Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Куйбышев Затоны бистәсендә янгын чыккан — бер катлы шәхси бүрәнә йорт янган.

Янгын мәйданы 80 кв. метр тәшкил иткән. Конструкцияләрне тикшерү барышында йортның 53 яшьлек хуҗасының мәете табылган. Ачыкланганча, ир-ат өйдә еш тәмәке тарткан. Якынча версия буенча, янгын сәбәбе — тәмәке тартканда саксызлык.

 


Нет комментариев