Татарстанның сигез районында урнашкан, гомуми мәйданы 1,1 мең гектардан артык булган җир кишәрлекләрен авыл хуҗалыгы җирләре категориясеннән урман фонды җирләре категориясенә күчерү планлаштырыла.
Бу хакта закон проекты VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында хупланды.
«Закон проекты Азнакай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Кайбыч, Минзәлә һәм Саба районнарында урнашкан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен урман фонды җирләре категориясенә күчерүне күздә тота», — дип хәбәр итте документны тәкъдим иткән ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әгълиуллин.
Аның сүзләренчә, әлеге җир биләмәләре авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге өчен яраксыз. Аларны урман фонды җирләренә күчерү Татарстан Республикасының Территориаль планлаштыру схемасында да каралган.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев билгеләп үткәнчә, бу — авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне башка категориягә күчерү буенча яңа тәртип нигезендә карала торган беренче закон проекты. Әлеге тәртип федераль закон нигезендә 2026 елның 1 мартыннан гамәлдә.
Нет комментариев