Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗаниның 200 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек башланды

Бәйрәмне уздыру турындагы Указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган.

2018 елда Татарстанда бөек татар дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Бәйрәм уздыру турындагы Указга Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кул куйган һәм ул Татарстан Хөкүмәтенең рәсми интернет-порталында басылган. Указ имзаланган вакыттан үз көченә керә.
Указ нигезендә, Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел булу уңаеннан бәйрәм чаралары уздыру буенча оештыру комитеты төзеләчәк һәм ул расланачак. Яңа төзелгән структурага Татарстан Министрлар Кабинеты белән бергәләп, төп юбилей чаралары планын эшләүгә ике ай вакыт бирелә, аннан аларны тормышка ашыру контрольдә тотылачак.
Муниципаль район һәм шәһәр округы башлыкларына бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесе юбилее чараларын әзерләү һәм үткәрүдә актив эшчәнлек алып бару тәкъдим ителә.
Искәртеп үтик: Шиһабетдин Мәрҗани хәзерге Әтнә районының Ябынчы авылында 1818 елның 16 гыйнварында дөньяга килгән. Аның тарафыннан 30 әсәр, шул исәптән үз чорына карата яңа дини-реформа идеяләрен бирүче "Нәзратуль-хакк" китабы язылган.
Үз эшчәнлегендә фәлсәфәче һәм галим татар халкы иҗтимагый тормышын яңарту һәм заманча белем бирүдә мөмкинлекләр тудыру турында фикерләрен җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗаниның 200 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек башланды