Татарстанда сиреналарны планлы тикшерү 9 октябрьгә күчерелде
Хәбәрләр

Татарстанда сиреналарны планлы тикшерү 9 октябрьгә күчерелде

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе карары белән Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, хәбәр итү системасын планлы тикшерү 7 октябрьдән 9 октябрьгә күчерелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, 10:40 сәгатьтә сиреналарны — республика, ә 10:44 сәгатьтә муниципаль дәрәҗәдә кабызу планлаштырыла. Моннан тыш, 10:43 сәгатьтә хәбәрне трансляцияләү өчен теле- һәм радиоканаллар җәлеп ителәчәк.

Әгәр билгеләнгән вакытта сирена яңгырамаса, кая да булса хәбәр итәргә кирәкми. Бу республикада хәбәр итү системасының 1980 елларда ук булдырылуы, аннан соң яңа торак кварталлары төзелүе белән бәйле. Проблемалы зоналар белгечләргә инде билгеле.


Нет комментариев