Табигатьтә коры, эссе, җилле һава торышы саклана.
Соңгы көннәрдә тирәк мамыгы да ак кар бөртекләредәй җиргә оча һәм мамык юрганнар хасил итә. Бу мамык тиз кабынып китүчән һәм зур тизлек белән яна башлый. Димәк, янгын куркынычы арта.
-Тирәк мамыгы белән малайлар да уйнарга ярата. Шуңа да әти-әниләргә балаларына бу хакта гел искәртеп, күзәтеп торырга кирәк. Тирәк мамыгы тиз янып бетә, әмма коры үлән, агач кабынып китү өчен шул да җитә. Фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәк. Әгәр дә сез балаларның урамда мамык һәм ут белән уйнаганын күрсәгез, читтә калмагыз, янгынны булдырмый калыгыз. Әти-әниләргә үтенеч: балаларыгызга ут белән уйнауның аянычлы хәлләргә китерү ихтималын аңлатыгыз. Исегездә тотыгыз: сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, шырпы яки ремонт һәм төзелеш эшләре башкарган вакытта чыккан очкын янгын китереп чыгарырга мөмкин. Искәртеп үтәбез, балалар шуклыгы белән чыккан янгынның матди зыянын, закон буенча, әти-әниләр түли.
Янгын куркынычы зур булу чорында тирәк мамыгы җыелып торган җирләрне, аеруча агач корылмалары янын даими рәвештә чистартып торырга; чүп-чар якмаска; территориядә сулы бочка, янгын сүндергеч алып куерга кирәк, — ди янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Резедә Ибраһимова.
Нет комментариев