Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төп чыршыны иң матур бизәүчегә миллион сум бирергә җыеналар

Шәһәр-районнардагы төп чыршыларны иң матур бизәүчеләргә республика буенча бәйге игълан ителүе турында хәбәр иткән идек инде.

Бәйге 20 декабрьдән 2015 елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итә. Авыл җирлегендә беренче урынны алучыны 300 мең сум, икенче урынга чыгучыны 200 мең сум, өченчене 100 мең сум акча акча көтә. Муниципаль районнар арасында беренче урынны алучыга 1 миллион сум, икенче урынга- 500 мең, өченче урын өчен 250 мең сум акча карала. Кайбычка миллион сум кайтса ничек шәп булыр иде! Барыбыз да активлык күрсәтсә, без моңа ирешә алабыз. Ничекме? Моның өчен Кайбыч муниципаль районы сайтына кереп, Конкурс "Лучшее оформление центральной новогодней елки» дигән язуны табарга (ул сайтның иң аскы өлешендә урнашкан) һәм шунда үз районың өчен тавыш бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төп чыршыны иң матур бизәүчегә миллион сум бирергә җыеналар